Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Срогы чыккан паспорт яраксыз

Паспорт, аны алмаштыру өчен сәбәп килеп чыккач, 30 көн эчендә алмаштырылырга тиеш. Безгә ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Алексеевск районындагы территориаль бүлекчәсе начальнигы Светлана Скворцова аңлатканча, паспорт түбәндәге сәбәпләр буенча алмаштырыла: 20 һәм 45 яшькә җиткәч, фамилияңне, исемеңне һәм атаңның исемен, туу датасы яки урыны турындагы мәгълүматларны, җенесне,...

Паспорт, аны алмаштыру өчен сәбәп килеп чыккач, 30 көн эчендә алмаштырылырга тиеш.

Безгә ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Алексеевск районындагы территориаль бүлекчәсе начальнигы Светлана Скворцова аңлатканча, паспорт түбәндәге сәбәпләр буенча алмаштырыла: 20 һәм 45 яшькә җиткәч, фамилияңне, исемеңне һәм атаңның исемен, туу датасы яки урыны турындагы мәгълүматларны, җенесне, тышкы кыяфәтне үзгәрткәндә, язмаларда төгәлсезлекләр яки хата тапканда, паспортның зыян күрүе аркасында ул моннан соң да файдалану өчен яраксызга килгәндә. Алмаштыру өчен сәбәпләр булса, паспорт яраксыз дип табыла. Паспортны алмаштыру хезмәтен яшәү һәм килү урынында яки гражданнар мөрәҗәгать иткән урында Федераль миграция хезмәте органнары күрсәтә. Өстәвенә паспорт алу яки алмаштыру турындагы гаризаны электрон рәвешендә Интернет челтәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре бердәм порталы ярдәмендә бирергә мөмкин.
Паспортсыз яки срогы чыккан паспорт белән яшәгән, аны югалткан, начар саклаган яки аңлы рәвештә юк иткән, шәхесне раслаучы документны бозган өчен законда 2500 сумга кадәр күләмдә штраф санкцияләре белән административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев