Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сыра белән аракыны алексеевскилылар азрак сатып ала башладылар. Ни өчен?

Алкогольле продукция сату буенча комиссия районда популяр спиртлы эчемлекләр сирәгрәк, шактый сирәгрәк сатыла башлады, дигән нәтиҗәгә килде.

Бу хәл шатландырырга тиеш иде кебек. Шәраб-аракы сату, узган ел белән чагыштырганда, 20 проценттан күбрәккә кимеде. Бу, алексеевскилылар үз сәламәтлекләре турында күбрәк кайгырта башладылар, дигән сүзме? Әллә район кешеләре спортзалларга, бассейннарга һәм чаңгы базасына ешрак йөри башладылармы? Һәрхәлдә, спорт тормышы статистикасы моны кире какмый. Халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып бару күрсәткечләре елдан-ел күтәрелә. Шуның өстенә өлкән халыкның акча эшләү белән кызыксынуы да арта. Кешеләр, чыннан да, азрак эчә башладылар. Ләкин, киңәшмәдә чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Саунин фикеренчә, башка сәбәпләр дә юк түгел. Аның сүзләренчә, безнең районда көмешкә кайнатуның дистәләгән очрагы бар. Ярый ла көмешкәне үзләре өчен ясасалар. Юк бит, аларның башка кешеләр сәламәтлегенә зыян китереп, акча эшлиселәре килә. Ә күләм артканда, продуктның сыйфаты турында уйлап та караган кеше юк. Шуңа тагын Казахстаннан кертелә торган арзанлы аракы да өстәлә, ул күрше районнарда киң таралган. Бездә аның булуы расланмады әле. Шуңа күрә Саунин залда утыручы эшмәкәрләрне саклык турында гына түгел, ә бәлки җаваплылык турында да кисәтте. Аның сүзләренчә, Татарстаннан читтән кертелә торган аракы республика бюджетына гына түгел, ә кайчак татарстанлыларның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясый. Ә кертелә торган аракы саны буенча безнең район куркыныч зонада тора. Ахырдан спиртлы эчемлекләр һәм сроклары чыккан ашамлыклар сату кагыйдәләрен бозган өчен арта баручы җаваплылык чарасы турында да кисәтте.

Киңәшмәдә ипи-күмәч әйберләре җитештерү, аларның сыйфаты һәм бәя сәясәте мәсьәләләре каралды. Районда әлеге продукцияне өч җитештерүче, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев сүзләренә караганда, район халкының ихтыяҗын ике тапкыр капларга сәләтле. Ул тәүлегенә җиде тонна җитештерелә. Шуңа күрә эшмәкәрләргә үз продукцияләрен җитештерү белән җитдирәк шөгыльләнергә кушты, чөнки ул сыйфаты һәм бәясе буенча барлык таләпләргә җавап бирә.

Соңыннан Биләр авыл җирлеге башлыгы Николай Портнов (комиссия эшендә башлыклар да катнашты) игътибарны арзан алкоголь яратучылар куллана торган парфюмерия әйберләре сату проблемасына юнәлдерде. Саунин аларны сатуны ачыклау буенча полиция вәкилләре белән рейдлар үткәрергә һәм бер кулга әлеге продукцияне рөхсәт ителмәгән санда сатучы сәүдә нокталары хуҗаларына җәза бирергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев