Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Таксистларның эше яңа кагыйдәләр буенча

Министрлар Кабинетында 13 декабрьдә видеоконференция режимында барган брифингта сүз такси ярдәмендә багаж һәм пассажирлар ташуның яңа кагыйдәләре һәм шартлары турында барды. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин брифинг вакытында, "ТР территориясендә пассажирлар һәм багаж ташу турында"гы 10 октябрь, 2011 ел, 77нче ЗРТ Законы нигезендә республиканың барлык муниципалитетларында бу елның...

Министрлар Кабинетында 13 декабрьдә видеоконференция режимында барган брифингта сүз такси ярдәмендә багаж һәм пассажирлар ташуның яңа кагыйдәләре һәм шартлары турында барды.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин брифинг вакытында, "ТР территориясендә пассажирлар һәм багаж ташу турында"гы 10 октябрь, 2011 ел, 77нче ЗРТ Законы нигезендә республиканың барлык муниципалитетларында бу елның 8 декабреннән махсус рөхсәт кәгазьләре бирү оештырылды, ул таксистларның законлы шәхси эшчәнлеге өчен нигез булып тора, дип хәбәр итте.
Рөхсәт кәгазе биргәндә (ул яшәү урынында 5 елга бирелә) шоферга машина йөртү таныклыгы, медицина белешмәсе тәкъдим итәргә кирәк, өстәвенә йөртү стажы кимендә өч ел булырга тиеш. Хәзер таксистларга билгеле бер кагыйдәләргә таянырга: автоларын ак яки сары төскә буярга, автомобильнең ян-ягына "шашка"лар төшерергә, түбәсенә фонарь куярга һәм салонга таксида бару бәясен исәпләү өчен билгеләнгән махсус җиһаз-таксометрлар урнаштырырга кирәк булачак. Билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өчен 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр күләмдә штраф чәпәячәкләр.
«Мондый таләпләр,-диде министр,-такси уңайлы, куркынычсыз булсын өчен кирәк. Моннан тыш, ул ерактан ук күренеп торырга тиеш».
P.S.: Безнең районда такси йөртүчеләргә махсус рөхсәт кәгазе бирү турында мәгъ-лүмат газетабызның алдагы саннарының берсендә бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев