Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Техкарау турында сорау

Район прокуратурасы "Росгострах" ЧҖҖ һәм "Техосмотр" ЯАҖның С. Папикянга бирелгән техкарау талоны һәм ОСАГО полисын гамәлдән чыккан дип санарга дәгъва белдереп судка мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, полис бирер алдыннан машинага техкарау үткәрелмәгән. Исегезгә төшерәбез, бу елның башыннан транспорт чараларына техник карау һәм аның хуҗасы белән ОСАГО килешүен үткәрүнең яңа...

Район прокуратурасы "Росгострах" ЧҖҖ һәм "Техосмотр" ЯАҖның С. Папикянга бирелгән техкарау талоны һәм ОСАГО полисын гамәлдән чыккан дип санарга дәгъва белдереп судка мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, полис бирер алдыннан машинага техкарау үткәрелмәгән.

Исегезгә төшерәбез, бу елның башыннан транспорт чараларына техник карау һәм аның хуҗасы белән ОСАГО килешүен үткәрүнең яңа тәртибе билгеләнде. Әлеге тәртип буенча гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү автомобильгә техник карау үткәргән очракта гына тормышка ашырыла. Бүгенге көндә әлеге функцияне республика территориясендә Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы вәкаләт биргән "Таттехконтроль" ААҖ операторы һәм "Росгосстрах" ЧҖҖ белән килешү нигезендә "Техосмотр" ЯАҖ башкара. Тик "Техосмотр" ЯАҖның транспорт чараларын тикшерергә производство базасы да, тиешле җиһазлары да, квалификацияле белгечләре дә юк. Бу фактны күздә тотып, әлеге оешма белгечләре биргән техкарау талоннары да, ОСАГО полислары да законсыз, дип табылды.
Сәйяр ЗЫЯТДИНОВ, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев