Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ялган хәбәр өчен – җинаять җаваплылыгы

Терроризм акты турында күрәләтә ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгын күздә тотучы Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 05.05.2014 ел, 98-ФЗ санлы Федераль Законының 207нче маддәсе икенче өлеш белән тулыланды.

Хәзер җәза, район прокуроры ярдәмчесе Алексей Панишев хәбәр иткәнчә, террористлык акты турында ялган хәбәр булган очракта зур зыян китерү, шулай ук аның авыр нәтиҗәләре буларак карала.


Маддәгә өстәмә искәрмә нигезендә 1 миллион сумнан артып киткән зыян зыян салу дип таныла. "Башка авыр нәтиҗәләр" дигәнне кеше сәламәтлегенә каты, ике яки аннан да күбрәк кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү, шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә таркаулык кертү яки предприятиеләр, оешмалар һәм (яки) учреждениеләр эшен озак вакытлар буена бозу дип аңларга кирәк.


Шунысы игътибарга лаек, килгән барлык янаулар тикшерелә, шартлаткыч җайланмаларны эзләү һәм һәртөрле тискәре күренешләргә юл куймау белән бәйләнгән кичектергесез чаралар күрелә. Ялган хәбәрләр нәтиҗәсендә, кагыйдә буларак, зур матди зыян китерелә, бу хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакында, ялган хәбәр аркасында үз эшләрен туктатырга мәҗбүр булган предприятиеләр алып җиткермәгән табышта һәм күп кенә башка нәрсәләрдә чагыла.


Моны белү әһәмиятле
Яңа квалификация составы уртача авырлыктагы җинаятьләргә керә, чөнки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә, шулай ук 1 миллион сумга кадәр (яки хөкем ителүченең 18 айдан 3 елга кадәрге чордагы хезмәт хакы күләмендә) җәза бирүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев