Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Янгыннар булмасын өчен

Республикада "Торак" операциясе бара, аның кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре 1682 шәхси өйгә керделәр.

Күп балалы гаиләләрнең, картлар һәм имин булмаган гражданнарның тору урыннарын караганнан соң алар белән инструктаж үткәрелде. Шулай ук көндәлек тормышта һәм эштә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне пропагандалаучы 6455 белешмәлек таратылды.


Үткәрелгән анализ нигезендә, - ди Алексеевск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Садиг Алескеров, - былтыр янгыннарның 48 %ы электр җиһазларын кую һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыкты. Еш кына янгыннарның кыска ялганыштан килеп чыгуы билгеле булды. Шуңа күрә электр приборларын розеткада кабынган килеш калдырмагыз, шуның өстенә электр үткәргечен даими рәвештә тикшереп торырга һәм алар янына кечкенә балаларны якын китермәскә кирәк.


Игътибар
Электр үткәргечен һәм изоляциясенең бозылуы күзгә күренеп торган кабельне, розеткалар, өзгечләр һәм зарарланган башка электр приборларын кулланганда электр лампаларын һәм яртырткычларны кәгазь, тукыма һәм башка яна торган материаллар белән каплау тыела. Үзең ясаган электр белән җылыту приборларын кулланырга, электр двигательләре, сафка кертелә торган аппаратуралар, электр щитлары янына (аларның үзләренә дә) ягулык, җиңел кабынып китә торган материаллар куярга, электр приборларын туендыру өчен авария һәм башка вакытлыча эшләрне үткәрүгә билгеләнмәгән электр үткәргечләрне һәм озынайткычларны кулланырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев