Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Зебрага ау” дәвам итә

Узган елның 1 ноябрендә Россиянең бөтен территориясендә "Зебрага ау. Бөтенроссия җәяүле рейды" акциясе старт алды. Ул җәяүлеләр юлын тотуда булган җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан үткәрелә. ЮХИДИ начальнигы И. Җаббаров сүзләренчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәсендә өч айда республикада 2830 җәяүлеләр юлы тикшерелгән. Шуларның 319ы...

Узган елның 1 ноябрендә Россиянең бөтен территориясендә "Зебрага ау. Бөтенроссия җәяүле рейды" акциясе старт алды. Ул җәяүлеләр юлын тотуда булган җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан үткәрелә.

ЮХИДИ начальнигы И. Җаббаров сүзләренчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәсендә өч айда республикада 2830 җәяүлеләр юлы тикшерелгән. Шуларның 319ы күрсәтелгән таләпләргә туры килми, бүгенге көнгә алар барысы да тиешле хәлгә китерелде. Аларны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә тотмау факты буенча административ хокук бозулар турында 52 эш ачылды.

Акция кысаларында беренче игътибар гражданнар, җәмәгать оешмалары һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә бирелә. Җәяүлеләр юлын тотуда ачыкланган җитешсезлекләрне, фотоматериалларны, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча тәкъдимнәрне www.rpolice.ru сайтына "Безнең юллар ни хәлдә? Юл хәрәкәтен оештыру буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм дәгъвалар" ссылкасы буенча "Зебрага ау" акциясе исемен күрсәтеп урнаштырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев