Алексеевскида тагын ике исерек йөртүче тоттырылды
Исерек хәлдә рульгә утырган өчен җавап тоттылар.
2 мартта Татарстан Республикасының Алексеевск районы буенча 1нче суд участогы мировой суды транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итү белән бәйле ике административ хокук бозу эшен карады.
Суд карары нигезендә Онучин һәм Паракин Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1нче өлеше белән каралган хокук бозуларда гаепле дип табылды.
Суд тарафыннан аларның алкоголь кулланганнан соң автомобиль белән идарә итүе ачыклан-ды, бу исә Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты таләпләрен — транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итүне тыючы норманы — бозу булып тора.
Тикшерү барышында йөртүчеләрдә исереклек бил-геләре ачыкланды. Билгеләнгән тәртиптә үткәрелгән тикшерү аларның алкоголь кулланган булуын раслады.
Суд тарафыннан һәрберсенә 45 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Карарлар:
Онучинга карата — 2026 елның 13 мартында, Паракинга карата — 2026 елның 25 мартында законлы көченә керде.
Алексеевск районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Руслан Шакиров билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, исерек хәлдә транспорт белән идарә итү очраклары әле дә теркәлә.
«Кызганычка каршы, исерек килеш рульгә утыручы кешеләр әле бар. Аларны ни зур штрафлар, ни транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү дә туктатмый. Искәртеп үтәсем килә: мондый гамәлләр өчен җаваплы-лык котылгысыз. Моннан тыш, кеше кабаттан исерек хәлдә рульгә утырса, аңа инде транспорт чарасын конфискацияләү белән бергә җинаять җаваплылыгы да яный», — дип ассызыклады ул.
Бу очраклар тагын бер кат күрсәтә: исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү юлларда иминлек өчен җитди куркыныч булып кала. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү — кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев