Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Алкоголь һәм руль — ярамас кушылма: судтан тагын бер мисал

Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча 1нче суд участогының җәмәгать суды 2026 елның 27 гыйнварында исерек хәлдә автомобиль йөртүгә бәйле административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарды.

Эш материалларын карап чыгып, мировой судья 2025 елның 15 декабрендә гражданин Сәйфетдиновның транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүен, шуның белән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең исерек хәлдә автомобиль йөртүне тыя торган 2.7 пунктын тупас бозуын ачыклады.

 

Тикшерү барышында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчедә исереклек билге-ләре таба һәм сертификацияләнгән техник чараны кулланып тикшерү уздыра.  Гражданинның исерек хәлдә булуы расланган һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлгән.

 

Тикшерү нәтиҗә-ләре буенча җәмәгать суды аны административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты — транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү.

 

Җәза билгеләгәндә суд кылынган хокук бозуның характерын, аның җәмгыять өчен куркыныч булуын, шулай ук хокук бозучының шәхесе турындагы мәгълүматларны исәпкә алган. Йомшарткыч һәм авырайткыч хәлләр ачыкланмады.

Суд тарафыннан 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.

Карар чыгарылган көннән алып 10 тәүлек эчендә законда билгеләнгән тәртиптә шикаять ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев