Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Автомобилистлар өчен дәүләт хезмәтләре: уңайлы һәм чиратларсыз

Бүген күп кенә дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына алырга мөмкин.

Автомобилистлар өчен уңайлы ярдәмче булып «Госуслуги» порталы тора. Аның аша транспорт белән бәйле күпчелек мәсьәләләрне хәл итеп була.

Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Руслан Шакиров искәрткәнчә, әлеге порталны куллану вакытны сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирә.

 

— «Госуслуги» порталы гаризаны алдан бирергә, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә килү өчен уңайлы вакытны сайларга һәм дәүләт пошлинасын онлайн түләү мөмкинлеге бирә. Бу хезмәтләрне алуны күпкә тизрәк һәм уңайлырак итә, — дип билгеләп үтте Руслан Шакиров.

«Госуслуги» порталы аша транспорт чарасын теркәргә дә мөмкин. Моның өчен электрон гариза тутырырга, автомобиль хуҗасы һәм транспорт чарасы турында мәгълүматларны күрсәтергә, шулай ук кирәкле документларны беркетергә кирәк.

 

Гариза җибәрел-гәннән соң кулланучы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә килү өчен уңайлы дата һәм вакытны сайлый ала. Бу билгеләнгән вакытка чиратсыз килергә һәм автомобильне теркәү өчен кирәкле вакытны сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә.

 

Порталның тагын бер уңайлыгы — дәүләт пошлинасын интернет аша түләү мөмкинлеге. Гариза тутырылганнан соң система автомат рәвештә квитанция формалаштыра, аны банк картасы яки башка электрон ысуллар ярдәмендә түләргә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә килгән вакытка түләү турында мәгълүмат системада инде күренәчәк, бу хезмәт алу процессын тагын да тизләтә.

 

Портал ярдәмендә юл-транспорт һә-лакәте булган очракта европротокол да рәсмиләштерергә мөм-кин. Әгәр авариядә зыян күрүчеләр юк һәм йөртүчеләр юл-транспорт фаҗигасы шартлары белән килешә икән, документларны электрон рәвештә рәс-миләштерергә була.

Бу хәлне тизрәк теркәргә һәм мәгъ-лүматны иминият компаниясенә җибәрергә мөмкинлек бирә.

 

Портал шулай ук автомобильне сату-алу буенча электрон килешү төзергә дә мөмкинлек бирә. Документ онлайн рәвештә тутырыла һәм яклар тарафыннан электрон имза белән раслана.

Мондый формат документлар тутырганда хаталарны булдырмаска ярдәм итә һәм транспорт чарасын алга таба теркәүне җиңеләйтә.

— Шулай итеп, автомобилистлар кирәкле хезмәтләрне мөмкин кадәр уңайлы һәм вакытны минималь сарыф итеп ала ала, — дип ассызыклады Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Руслан Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев