Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Кабатланган хокук бозу: суд автомобильне дәүләткә конфискацияләде

Каты режимлы колония — исерек хәлдә машина йөртү һәм ришвәт тәкъдим иткән өчен.

Алексеевск район суды Чистай шәһәрендә яшәүче ир-атка карата хөкем карары чы-гарды. Ул кабат исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган, ә тоткарланганда ЮХИДИ инспекторына ришвәт тәкъдим иткән.

Суд органнары ачыклаганча, ир-ат моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган. Әмма ул яңадан алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафын-нан туктатылгач, хокук бозучы законлы җаваплылыктан качарга тырышкан һәм полиция хезмәткәренә 10 мең сумга кадәр ришвәт тәкъдим иткән.

Суд Чистай кешесен Россия Федерациясе Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаепле дип тапты:

264.1 маддәнең 1нче өлеше (элек шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән зат тара-фыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү);

30 маддәнең 3нче өлеше, 291.2 маддәнең 1нче өлеше (вак күләмдә ришвәт бирергә омтылу, ягъни 10 мең сумнан артмаган суммада шәхсән ришвәт тәкъдим итү).

Ир-атка 9 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде, җәзаны ул каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. Моннан тыш, суд аны 2,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте, ә автомобилен дәүләт милкенә конфискацияләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев