Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Район башлыгының Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

– Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Тикшерү органнары хезмәткәрләрен югары юридик грамоталык һәм хокукый җаваплылык аерып тора. Сезнең алда гражданнарның хокукларын яклау, җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы итеп ачу кебек җитди бурычлар куелган. Кешеләрнең язмышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә сез таләпчәнлек һәм игътибарлылык, гаделлек һәм кешелеклелек кебек сыйфатларны берләштерәсез. Закон сагында торганда сез антыгызга һәм Ватан алдындагы бурычыгызга тугры каласыз. Сез киләчәктә дә дәүләтебез һәм Алексеевск районында яшәүче һәркемнең мәнфәгатьләрен фидакарь рәвештә яклаячаксыз. Сезгә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев