Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Үлемгә китергән юл-транспорт фаҗигасы өчен хөкем карары

Алексеевск районында ике кешенең гомере өзелгән юл-транспорт фаҗигасы буенча җинаять эше каралып, хөкем карары чыгарылды.

Гаепләнүчегә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде, ул колониядә үтәләчәк.

Дәүләт гаепләвен Алексеевск районы прокуратурасы яклады. Эш фигуранты — Екатеринбург шәһәреннән 36 яшьлек ир-ат, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлыгы белән ике кешенең үлемендә һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепле дип табылды.

 

Суд тарафыннан ачыкланганча, юл-транспорт фаҗигасы 2025 елның июлендә Алексеевск – Югары Колок – Базарлы Матак автомобиль юлы участогында булган. «Москвич» автомобиле белән идарә итеп, йөртүче узу маневры вакытында идарәне югалта һәм каршы як хәрәкәт иткән «Фольксваген Поло» автомобиле белән бәрелә. Бәрелештән соң «Фольксваген» каршы як полосадагы «Скания» йөк автомобиленә барып бәрелә.

 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильдәге ирле-хатынлы — йөртүче һәм пассажир —  урында ук һәлак була. Аларның ике балигъ булмаган баласы тома ятим кала.

Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, гаеплегә транспорт  белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукын 1 ел да 6 айга тыеп, җәза билгеләде.

Моннан тыш, зыян күрүчеләр файдасына хөкем ителүчедән мораль зыянны каплау өчен 2 миллион сумнан артык акча түләтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев