Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авылым кешеләре

«Аллаһы Тәгаләнең синең аркылы бер кешене туры юлга күндерүе, синең өчен бөтен дөнья байлыгыннан да артыграк", - дигән хәдис бар. Шуларның берсе - Урта Тигәнәле авылы мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Фәссахов турында язарга уйладым мин бүген. Аллага шөкер, хәзерге көндә мәчетләребез бик күп. Заманына күрә алар бик матур итеп эшләнәләр....

«Аллаһы Тәгаләнең синең аркылы бер кешене туры юлга күндерүе, синең өчен бөтен дөнья байлыгыннан да артыграк", - дигән хәдис бар. Шуларның берсе - Урта Тигәнәле авылы мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Фәссахов турында язарга уйладым мин бүген.

Аллага шөкер, хәзерге көндә мәчетләребез бик күп. Заманына күрә алар бик матур итеп эшләнәләр. Аларның манаралары күк-кә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчетләрдә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аларның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.
Авылыбызның иң матур урынында кешеләргә иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет салынган. Әлеге иман йорты 1994 елның августында сафка басты. "Алга" колхозының элеккеге рәисе Мансур Сафа улы Хәлилов ярдәмендә тө-зелгән мәчет бүген дә авыл халкына иман нуры иң-дерә. Узган ел авылыбыздан чыккан меценатлар һәм бизнесменнар ярдәмендә мәчеткә ремонт ясалды. Авылыбызда һәр көнне биш вакыт намазга чакырып, моңлы азан яңгырый, авыл картлары мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый.
Мәчеткә имам-хатыйп булып 2010 елда укуын тәмамлап кайткан югары дини белемле Рәмис Фәс-сахов билгеләнде. Ул яшь булуына да карамастан, икеләнеп тормады, җиң сызганып эшкә кереште. Аның авылыбызның матур мәчетендә эшли башлавына да елдан артык вакыт үтеп киткән инде. Ул арада авылыбызда сабак бирү, бертуктаусыз балалар белән эшләү, әкренләп һәм шул ук вакытта кыю адымнар белән халыкны дингә тарту үзенең нәти-җәсен бирә башлады.
Мәчет - Аллаһ йорты, анда без Аллаһы Тәгаләне зурларга, ул кушканнарны гына эшләргә тиеш. "Мәчетле авыл-шәһәрләр-дә биш вакыт намаз укылып, азан әйтелеп торса, фәрештәләр халыкка хәер-дога, иминлек теләп торыр, ә инде бу изге урынга ки-лүче булмаса, ишекләр бикле, азан әйтелми икән - бу мәчет зар елап, шушы авыл-шәһәр халкына ләгъ-нәт укып торыр", - диелә бер хәдистә. Менә шул асылны аңлап, бу күркәм бинада олысы-кечесе күңеленә җиңеллек эзләп, сабырлык, гаделлек артыннан Аллага шөкерана кылырга килә. Рәмис хәзрәт һәркем белән киңәшләшеп, сорауларына үтемле итеп аңлатма биреп, кирәген өйрәтә, күрсәтә. Аның ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне читкә какмыйча, Коръән кушканнарны оста итеп үреп алып бара белүен бик хуплады авыл халкы.
Чынлап та, тормыштан гади генә мисаллар китереп төшендерә белү алымы да бик ошады миңа. Фикер агымы дөрес, аралашу осталыгы, белеме, киң карашлы булуы белән әңгәмәдәшен җәлеп итә белә ул.
Моның серен, туган авылы Урта Тигәнәле мәктәбен тәмамлаган егетнең тормыш юлын дин белән бәйләргә уйлап, Россия ислам университетында белем алып чыгуында дип беләм мин. Яшүсмер елларында ук Рәмис Садертдин улы күңеленә дингә талпыну, омтылыш хисләре кереп урнашкан. Югары белемле яшь белгечне авылыбызда хуш күреп каршы алдылар.
Авыл халкы өчен мәчет - дини гыйлем, мәгърифәт учагы. Монда укытулар да алып барыла. Рәмис авылыбыз балаларының да иманлы булып үсүләрен теләп аларга дин сабаклары өйрәтә башлады. Ул олыларны да, кечеләрне дә гарәп графикасында укырга, язарга өйрәтә.
Күптән түгел районыбызда Коръән уку бәйгесе оештырылды. Анда да Рәмис Садертдин улы шәкертләре өметле күренде. Бәйгедә катнашкан балалар, аларның әти-әниләре һәм дә авыл халкы Рәмискә олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Ислам диненә шикләнеп, аннан куркып караучыларга бөек галим Риза Фәхретдин болай дип язган: «Дин кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, әдәп, әхлак, шәфкать, мәрхәмәт, изгелек, кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшен-чәне үз эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия вә әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомернең бәрә-кәтле узуына сәбәп». Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә дә шул ислам дине, шәригать кануннары.
Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылыбызда азан тавышлары бер дә тынмасын. Ә мәчетебез имам-хатыйбы Рә-мис хәзрәткә сау-сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын-озак хезмәт итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев