Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Барына шөкер итеп

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәфис, хисләргә бирелүчән, барча нәрсәне йөрәк аша кичерүче итеп яраткан. Хатын-кызның табигате йомшак, мөнәсәбәтләре җылы. Ул, ана буларак, йөрәк җылысын балаларына һич тә кызганмый бирә. Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Тукмакова Сания Садыйк кызына (әниемнең сеңелесе) атап әйтелгәндер кебек бу сүзләр. Бүгенге язмабыз аның турында. Моннан 75 ел...

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәфис, хисләргә бирелүчән, барча нәрсәне йөрәк аша кичерүче итеп яраткан. Хатын-кызның табигате йомшак, мөнәсәбәтләре җылы. Ул, ана буларак, йөрәк җылысын балаларына һич тә кызганмый бирә. Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Тукмакова Сания Садыйк кызына (әниемнең сеңелесе) атап әйтелгәндер кебек бу сүзләр. Бүгенге язмабыз аның турында.
Моннан 75 ел элек Кәфия апа белән Садыйк абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. 8 яшьтән кул арасына керә башлый. Әтисе сугышларны узып, яраланып кайтканнан соң 1945 елның 1 мартында фаҗигале төстә һәлак була. Бу чакта инде гаиләдә 3 бала туган, ә дүртенчесе корсакта була. (Сания апаның энесе Ринат әтисе үлеп, ай ярым вакыт узып киткәч, дөньяга аваз сала, 29 яшендә фаҗигале төстә гомере өзелде). Кәфия апа, ягъни минем әбием, менә шулай дүрт бала белән берүзе кала. Заманаларның авыр чагы. Ашарга ризык, кияргә кием юк. Әби җәй көне амбарда эшләп, гаиләсен туйдыра. "Безне ачлыктан шул амбар гына коткарды инде,-ди Сания апа.-Әни кесәсенә салып ашлык алып кайта иде, шуның белән берәр нәрсә пешереп, без, балаларын ашата иде". Менә шулай көн күрәләр. Мәктәптә укыган вакытта ялангачлык үзен бигрәк тә нык сиздерә. "Мәктәпкә барганда яланаяк кырпак кар өстеннән бара идем. Зөлфия апаның (ягъни минем әнием) аягында сандалилар, ә минем юк. Аның артыннан бераз бара идем дә, аягым туңгач, аякларымны күлмәк итәге белән каплап, чүгәләп утыра идем. Аякларым бераз җылынгач, тагын аның артыннан йөгерә идем. Мәктәпкә барып җиткәнче шулай эшли идем",-ди Сания апа ачынып һәм шул авыр елларны искә төшереп.
Сания апага мәктәптә озак укырга насыйп булмый. Бер әнисенә генә тормыш йөген сөйрәп бару авыр икәнлеген аңлап, үзе дә колхозда эшли башлый. Җәй көне басуда, ындыр табагында хезмәт куя. Ә менә 16 яшенә җиткәч, вербовка буенча торф чыгарырга китә. Кировта-ике ел, Ярославльдә ике ел торф чыгаруда эшли. Киселгән урманның тамырларын трактор белән чыгаралар, алар шул төпчекләрне арбаларга төйиләр. Ә Ярославльдә торфның үзе белән эшлиләр."Аны кизәкиләр кебек кисәләр иде дә, без аны төрле формаларга өеп, киптерә идек",-ди ул.

Эш күләменең иге-чиге булмый-бөтен җылылык станцияләре ул чакта нәкъ менә торф белән эшли. Түбән Тигәнәле авылыннан дус кызлары Зәмзәмия апа Хөснуллина, Руфия апа Хамматова белән бер звенода була ул. Таң атканнан алып, караңгы төшкәнчегә кадәр хезмәт куялар. Ашханәгә барып, коры-сары белән тамак туйдыралар. Тулай торакта бер бүлмәдә 11-12әү яшиләр. Шунысы гына күңелгә юаныч бирә-кулларына акча алалар. Шул акчага үзләренә кием-салым юнәтәләр, авылга ялга кайтканда күчтәнәчләрен дә (сандык, көрәк-сәнәк, вак-төякләр алып кайта. Сүз уңаеннан әйткәндә, шул сандык белән кияүгә чыга, ул әле хәзер дә исән, өйнең түрендә иң хөрмәтле урында тора) алып кайталар. Әле дә хәтеремдә, Сания апа (без аны "Матур апа" дип йөртәбез) әбигә (әнисенә) көмештән ясалган бик матур фирүзә кашлы колак алка алып кайткан иде. Әби мәрхүм аны үзенең соңгы көннәренә кадәр тагып йөрде, үләр алдыннан гына өченче кызы Дания апага салып кигезде. Менә шулай Сания апа 4 ел торфта йөри.
Аннан кайткач, тракторда прицепщик булып эшли. Ике сменада-көндез дә, төнлә дә эшлиләр. Тракторга утырып урман ташыйлар. Заманалар авыр булса да, яшьлек үзенекен итә. Эш авыр, арыта, дип тормыйлар-кич җиткәч, кичке уеннарга чыгалар. Ә кыш көннәрендә кызлар белән аулак өйләргә җыелалар. Әй, ул аулак өйләргә җыелуларның кызыклыгы. Алар янына, гармуннар тартып, егетләр килә. Төрле уеннар уйныйлар, ул заманнарның матур-матур җырларын җырлыйлар.
Таң атканда салкын чишмә буенда
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә йолдыз тулган иде,
Сандугачлар тынган иде
Без аерылып киткән чагында.

Ул елларда бу җыр иң популяр җырларның берсе була. Шул аулак өйләрдә ире, тракторчы булып эшләүче Тукмаков Талип белән танышып китәләр. Ул чакта тракторчы һөнәре авылда иң мактаулы һөнәрләрдән санала. Бер-берсен яратып, өч ел йөргәннән соң, мәхәббәтләренең ныклыгына икесе дә инангач, өйләнешәләр. Ул вакытта алдан язылышып өйләнү дигән нәрсә юк, баштан ата-аналарының ризалыгыннан башка урамнанмы-кайданмы кызны алып кайталар, ә икенче көнне инде, кызыгыз бездә, дип әти-әнисенә килеп әйтәләр. Ә Талип җизни Сания апаны әнисенең рөхсәте белән алып кайта (чөнки әби бик кырыс була, кызларын каты кулда тота). Шулай итеп, 8 кешелек Мулла гаиләсенә килен булып төшә. Ул заманга хас булганча, кызыл туй үткәрәләр. Ләкин ата-анадан оялыпмы, хөрмәт саклапмы, кияү белән кәләш түр башында түгел, ә бер бүлмәдә утыралар. Бу ул заманның бер йоласы булгандыр инде. Кайната-кайнана, кияүгә чыкмаган кызлары Руфия, Рәшидә, Зөлфия апалар, өйләнмәгән уллары Гариф абый аны яхшы каршылыйлар. "Әти мулла иде, әйбәт яшәдек. Миңа тел-теш тидерүче булмады. Шуның өчен аларга рәхмәт. Сүзләрен тыңлый идем",-ди Сания апа еракта калган яшьлек елларын искә төшереп.
Гаиләне тагын да нурга күмеп, беренче кызлары Резидә туа. Аның артыннан ук икенчесе Фәния дөньяга килә. Ә инде өченче кызлары туганда үлә. Бу яшь гаилә өчен олы бер фаҗига була.
8 ел бу гаиләдә яшәгәннән соң, алар башка чыгалар. Әтиләре инешнең бу ягыннан, Сания апаның, ягъни минем әби яшәгән җирдән ерак түгел, бер иске генә өй сатып алалар. Бу өйдә дә 9 ел яшиләр. Биредә инде уллары Рөстәм туа. Ирләр күбрәк малай тууын көтә бит. Талип җизнинең дә шатлыгының чиге булмый... Ул кыш көннәрендә ел саен Биләргә 2шәр атнага тракторын ремонтларга китә иде. Бу вакытта без әби белән һәр кичне диярлек Сания апаларга кич утырырга йөри идек. Сания апа безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый иде. Ит чыгарып, бергәләп пилмән ясавыбыз әле дә хәтеремдә. Иткә салынган борычның хуш исе, бөтен бүлмәгә таралып, борынны ярып керә иде. Шул ис әле һаман да ул елларны искә төшергәндә күңелне моңсулык биләп ала..
Бераз читкә китеп бардым бугай. Өйләренең кыш көне салкын булуын, гаиләнең ишәюен дә исәпкә алып, үзләренә йорт төзеп керергә уйлыйлар. 1972 елда, бу юлы инде әбинең каршында ук, агачтан зур итеп яхшы өй салалар. Әле дә шул өйдә яшиләр. Хәзер инде аның тышкы ягын кирпеч белән әйләндереп алдылар, верандаларына мунча, бәдрәф ясадылар. Өйләрендә бөтен уңайлыклар бар. Суы, газы кергән. Картлык көннәрендә бу бик уңайлы. Яшәргә дә яшәргә генә.
Сания апа белән Талип җизни матур гомер кичерделәр. Бер-берсен санлап, яратып, бер-берсенең сүзеннән чыкмыйча, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. "Төрлесе булгандыр инде, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, ләкин кешегә белгертмәскә, тышка чыгармаска тырыштык",-ди ул. Талип җизнинең, инде әйткәнемчә, гомере буе тракторда эшләп, лаеклы ялга чыкканына да шактый гомер узды, ә Сания апа ялга чыкканнан соң да озак еллар амбар тирәләрендә хезмәт куйды. Бик тырыш, үткен, зирәк булды, балаларын аякка бастыру өчен күп тырышлык куйды, әле хәзер дә хәлләреннән килгәнчә аларга булышып торалар. Кызлары Резидә белән Фәния Казанда яшиләр, уллары Рөстәм гаиләсе белән Алексеевск бистәсендә гомер итә. Хатыны Фәния-медик, өч бала үстерделәр. Сания апа белән Талип җизнинең-7 оныгы, 1 оныкчыгы. Барысы да тәртиплеләр, акыллылар, мәктәптә дә яхшы укыдылар һәм укыйлар. Бер оныклары-Рамил институт бетереп, Казанда эшли, 2се-Гөлназ белән Римма инде бетереп килә. Аларны бәхетле дәү әти, дәү әни, дими, ни дисең...
Тормыш шатлыклардан гына да тормый. Адәм баласының башына кайгылар да килә. Аларны безгә Аллаһы Тәгалә сынау өчен җибәрә. Шул сынауларны сабырлык белән җиңеп чыгарга кирәк. Яшь чактагы авыр тормыш, йончыткыч хезмәт үзенекен иткәндер, күрәсең-Сания апа да бер-бер артлы берничә операция кичерде. Ходай биргән сынауларны исән-имин җиңеп чыкты. Хәзер инде сәламәтлегеннән артык зарланмый. "Көчем, Аллага шөкер, бар әле, өй эшләрен эшлим, ашарга пешерәм, балаларым кайтып булышып китәләр",-ди ул. Тормыштан зарланырга күнекмәгән шул. Югына артык көенмичә, барына шөкер кылып яшәргә өйрәнгән ул.
Түбән Тигәнәледә менә шундый тыйнак, күзгә әллә ни ташланмый торган ханым гомер кичерә. Аның тормыш юлы тәртип, хезмәт сөючән булуның, авылын һәм илен яратуның лаеклы үрнәге булып тора. Без Сания апаны гомер бәйрәме-юбилее белән котлап, аңа исәнлек-саулык, бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, балаларының, кияү-киленнәренең, оныкларының рәхәтен, шатлыгын күреп, ире белән пар канатлар булып, озын-озак гомер кичерүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев