Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Безнең өчен һәрчак үрнәк сез

Гомер дигәнең аккан сулардай ага да ага. Чәчләргә чал төшә, бер-бер артлы балалар, оныклар үсеп җитә, ә күңел дигәнең һич кенә дә картаерга ашыкмый... Хәер, моның шулай булуы табигый, ничә яшьтә булса да, адәм баласында һәрчак өмет, ышаныч булырга, якыннарының кадер-хөрмәте, мәхәббәте яшәүгә көч-куәт, дәрт-дәрман биреп торырга тиеш. Минем газиз...

Гомер дигәнең аккан сулардай ага да ага. Чәчләргә чал төшә, бер-бер артлы балалар, оныклар үсеп җитә, ә күңел дигәнең һич кенә дә картаерга ашыкмый... Хәер, моның шулай булуы табигый, ничә яшьтә булса да, адәм баласында һәрчак өмет, ышаныч булырга, якыннарының кадер-хөрмәте, мәхәббәте яшәүгә көч-куәт,
дәрт-дәрман биреп торырга тиеш.

Минем газиз кешеләрем - әнием Асия Гыйззәт кызы белән әтием Марс Александр улы Рәхмәтуллиннар Урта Тигәнәле авылында яшиләр. Язмыш җилләре аларның башыннан сыйпап кына тормаган, билгеле, гомер дәвамында төрле авырлыклар-каршылыклар да булгандыр, әмма алар сынмыйча, сыгылмыйча, матур итеп, тату гомер иттеләр, мине һәм энем Маратны тәрбияләп үстерделәр.
Әтием Урта Тигәнә-ле урта мәктәбен тәмам-лаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, шофер булып эшли башлый һәм 45 ел буена шушы һөнәренә тугры кала. Авылдашларына, ярдәм сорап килүчеләргә һәрчак булышып яшәде ул, бервакытта да кире борып чыгармады. Игелекле, йомшак күңелле, ярдәмчел булуы өчен авылда аны яраталар, хөрмәт итәләр.
Әтием Миңлегөл әбиемнең бердәнбер газиз баласы булса, әнием исә ишле гаиләдә икенче бала булып дөнь-яга килә. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга фермада бозаулар карый, аннан соң сыер савучы булып эшли башлый. Пенсиягә чыкканчы шушы хезмәттән аерылмады. Ул елларда фермада бөтен эш кулдан башкарыла иде. Көненә өчәр кат фермага барып кайту, кул белән 25әр сыер саву, аларның асларын чистарту, ашату... Аякта резин итек, салкын су, җилен юа торган чүпрәкләрнең бозланып катуы... Әнә шундый шартларда да һич зарланмыйча, булганына шөкер итеп, намус белән хезмәт итте ул. Әбием Миңлегөл, ягъни каенанасы белән дә тату, дус булдылар, һәрчак киңәшләшеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итешеп, 35 ел яшәделәр.
Октябрь ае-газиз әти-әнием, шулай ук безнең өчен бәйрәмнәргә бай ай. Бүген кадерле әтием Марс Александр улына 65 яшь тулды, ә озакламый, 25 октябрьдә, газиз әниемә 63 яшь тулачак, ә бергә гомер итүләренә-40 ел. Без аларны ихлас күңелебездән шушы матур гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Безне шулай сөендереп, үзләре дә сөенеп, ачык йөзләре, җылы сүзләре белән җылытып, сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән гомер кичерергә язсын. Балаларыннан, оныкларыннан бары яхшы хәбәрләр генә ишетергә, рәхәтлектә, тигезлектә, муллыкта яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегездәге яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Иң изге теләкләр, олы хөрмәт белән сезне яратып кызыгыз Алия, оныкларыгыз Алинә, Алсу. Чистай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев