Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ел килә дә китә, ә хатирәләр кала

Тагын бер ел төгәлләнүгә санаулы көннәр генә калып бара. Вакыт сәгатьләренең уклары елның соңгы минутларын санаганда һәрберебез үткәне турында уйлана: үткән ел ниндирәк булды, ниятләнелгән эшләрнең кайсыларын эшләп өлгердек, Яңа елга ниләр белән керәбез һәм аннан нәрсә көтәбез? Менә шундый сораулар белән берничә укучыбызга мөрәҗәгать иттек.

Дмитрий ЕГОРОВ, укытучы:

- Бу елны мин эштә кыс-картылуга эләктем, шуның белән истә калыр инде миңа 2013 ел. Тагын үзем өчен шуны аңладым, безнең хәзерге заманда ихлас, эчкерсез кеше булып яшәргә авыр икән. Киләсе елдан матур үзгәрешләр, яхшы нәтиҗәләр көтәм. Яңа эш урыны табармын, дип тә өметләнәм.

 

Эльмира СӘЛӘХОВА, менеджер:

- Бер көннән дә, елдан да зарланмыйм. "Елларга, фасылларга, гасырларга зарланган кеше Аллаһны гаепләүче булыр. Аларның һәрберсен безгә Аллаһы Тәгалә бирә", - дигән хәдис тә бар. Көннең, айның, елның тегеләй яисә болай үтүе кешенең тормышка карашыннан тора. Адәм баласының күңелендә шатлык, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт хисе бар икән, ул иң ямьсез, шыксыз көндә дә үзен бәхетле сизә. Әгәр йөрәгендә хәсрәт булса, язгы кояшлы иртә дә аңа шатлык китерми. Кечкенә әйбердән дә матурлык, күңел шатлыгын эзләргә, таба белергә кирәк. Гомумән алганда, хәерле ел булды дип, Аллага шөкер итәм, киләсе еллар да барыбыз өчен шатлык-куанычларга бай булсын иде. Бервакытта да күңелне төшерергә ярамый. Оптимист булып, актив тормыш белән яшәргә кирәк. Киләчәккә планнар корырга яратмыйм, Аллаһы Тәгалә үзе ничек кирәк, шул юнәлештә алып бара. 2014 елга ниятләнгән эшләрне башкара алсам, яхшы булыр иде. Киләчәктә дә әти-әни, туганнар, дуслар кадерен белеп яшәргә язсын. Илебез тыныч, имин, икътисадый өлкәдә дә бар да яхшы булсын иде. Кешеләргә исә үз-үзләре белән яхшы мөгамәләдә булуларын телим. Кемгәдер ярарга, охшарга тырышмыйк, үзебез булып калыйк.

Рузилә НУРУЛЛИНА, сатучы:

- Шул ук инде алдагы еллар кебек. Әллә нинди үзгәрешләр булмады. Аллага шөкер, эшем бар, яратып эшлим. Әле кайчан гына ел башланган иде. Көннәр, атналар, хәтта ел үткәне дә сизелми калды. Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын, киләсе еллар да барыбызга да уңышлар гына алып килсен иде.

Азат ГАЛИЕВ, программист:

- Барысын да сөйләп бетереп булмый инде ул. Кыскача гына әйткәндә, ел башында, Аллага шө-кер, өйләндем, зурлап туй уздырдык. Аннан соң, Төркиягә ял итәргә барып кайттык. Бик ошады безгә анда. Беренче тапкыр диңгезне күрдем!

Группадашларым белән очраштык быел. Күпме вакыт үткәч, яңадан шул хатирәләргә кайттык. Минем өчен күңелле вакыйгаларга бай ел булды. Киләсе елга да шундый өметләр белән карыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев