Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гүзәллек параметры – чисталык

Табигатьнең үзгәрүе безне дә район үзәге һәм авылларыбыз урамнары, ишегаллары күзләрне сөендерерлек итеп шөгыльләнергә чакыра.

Ләкин төзекләндерүгә һәркемнең үз карашы. Әгәр күпләр үз өйләре территориясенә, урамнарына хуҗаларча караса, тәртипсез кешеләр дә (бәхеткә, алар аз) юк түгел. Нәкъ менә шундый "хуҗа"ларга карата территорияләрне чистарту буенча икеайлык барышында каты чаралар күреләчәк. Урамнарны чүпләүчеләрне күңелсез сюрпризлар көтә. Тәртип бозучылар янына, әлбәттә, хакимият вәкилләре киләчәк. Ә таләпләрне үтәмәгәндә тәртип бозучылар, һичшиксез, административ комиссияләргә чакырылачаклар һәм штрафка тартылачаклар. Бүген без шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитоновның мөрәҗәгатен бастырабыз:

- Хөрмәтле алексеевскилылар, сез дә, күршеләрегез дә "чүп-чар" темасы тормышыбызга һәм гаилә тормышына торган саен ныграк үтеп керә баруын яхшы беләсез. Барлык алдынгы илләрдә каты көнкүреш калдыкларына җентекле контроль кирәклеге күптән билгеле. Әйләнә-тирәдәгеләргә ваемсыз кешеләр әйтеп бетергесез зыян китерәләр, алар контейнер мәйданчыгы янында иске-москы, күптәнге шәхси әйберләр (диваннар, матраслар, рамнар, ботаклар һ.б.лар) калдыралар.

Җирле халык арасында әлеге чүп-чарны коммуналь хезмәт җыештырып алырга тиеш, дигән фикер йөри. Ләкин ул алай түгел! Бу хезмәт бары тик контейнер мәйданчыгы янындагы каты көнкүреш калдыкларын (шәхси гигиена әйберләре һ.б.лар) гына җыештырырга тиеш.

Хөрмәтле гражданнар, туган җиребезне кирәкмәгән әйберләр полигонына әйләндермик әле.

Балаларыбызның сәламәт шартларда яшәүләрен, аларның бистәнең чиста урамнары буйлап йөрүләрен, тау булып өелгән агач ботакларын һәм ертык диваннарны, санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм үз-үзеңне җавапсыз тотуның башка эзләрен күрмәүләрен бик тә телисе килә. Әйдәгез әле барыбыз да культуралы булыйк!

Шушы сүзләр астына районыбызның барлык авыл җирлекләре башлыклары үз имзаларын куялар.

Балаларга килгәндә, укучыларны гүзәллекне тудыруга активрак тартырга кирәк. Алар тәртип урнаштыруны читтән генә карап торырга тиеш түгелләр. Шулай булмаганда Сабантуй мәйданчыгы трибуналарында кәнәфиләрне, Бутлеров урамында коймаларны, пляжда әвеслекләрне һәм Ахтырка коесы янында боз скульптураны бозучылар саны артачак. Эстетиканың этика анасы икәнен һәрчак истә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев