Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Илшат Гомәров: тормышка оптимистларча караш

Апрельнең өченче ункөнлеге - язгы кыр эшләрен башлау өчен иң кулай вакыт. Зур булмаган хикәятебез героеның моннан 55 ел элек нәкъ менә игенче өчен мөһим айда тууы аның язмышын алдан билгеләгәндер, күрәсең. Илшат Нургали улы Алексеевск районында, анда гына да түгел, ә бөтен республикада да "беренче дулкын" фермеры буларак билгеле....

Апрельнең өченче ункөнлеге - язгы кыр эшләрен башлау өчен иң кулай вакыт. Зур булмаган хикәятебез героеның моннан 55 ел элек нәкъ менә игенче өчен мөһим айда тууы аның язмышын алдан билгеләгәндер, күрәсең.

Илшат Нургали улы Алексеевск районында, анда гына да түгел, ә бөтен республикада да "беренче дулкын" фермеры буларак билгеле. Игенчелек белән яна башлавы аның Совет чорыннан соң беренче кооперативлар һәм башка коммерция предприятиеләре күренә башлагач башлана. Крестьяннарның (фермерларның, плантаторларның һ.б.ларның) чынлыкта тиз генә баеп китә алмауларын бик әйбәт аңлап, Илшат җиңел булмаган бу эш белән ашыкмыйча, фәнни якын килеп, дөнья тәҗрибәсен өйрәнеп һәм практикада кулланып шөгыльләнә башлый. Күктән йолдыз чүпләмичә, әллә ни баеп китмичә генә Илшат билгеле бер нәтиҗәләргә иреште. Үзенең казанышлары өчен берничә тапкыр республика хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде. Якташларыбызның ел саен бәрәңге яки башка культуралар алырга аның биләмәләренә "хаҗ кылуы" да күп нәрсә турында сөйли.
Фермерның вакыты юклыгын бик яхшы аңлап, аңа бер-ике сорау биреп карыйбыз.
-Ир-ат өчен 55 яшь нәрсә ул?
-Бу-кайбер "авырулар" әкренләп кенә үзләрен сиздерә башлаган вакыт. Һәм күңел төшенкелегенә һәвәслек барлыкка килә.
-Шулай булгач, бөтен эшләрне ташлыйбыз да, мич башына менеп ятабыз инде алайса?
-Әлбәттә, юк! Мин һәрвакыт үземне шактый дәрәҗәдә оптимист дип санадым һәм саныйм. Авырлыклар гел булды инде алар, ләкин мин аларның бетәчәген белеп тордым. Мин-оптимизм яклы! Эшемне еллар буена барлыкка килгән технология буенча дәвам иттерәм, биологик ритмнарга-үземнекенә һәм табигатьнекенә игътибар белән карыйм.
-Аңлашылсын өчен мисал китерергә буламы?
-Әйе, менә кара әле: каен яфрак яра башлады. Бу бәрәңге утыртырга мөмкин, җир кирәкле температурага кадәр җылынган дигәнне аңлата.
-Бу яшьтә романтизмга, авантюрага бирелүчәнлек каламы? Авыл хуҗалыгында без консерваторлар булырга тиешбез. Романтиклар һәм авантюрачылар монда озак түзә алмыйлар.
Чираттагы сорау бирелмичә калды. Гафу үтенеп, Илшат чәчкечләр янына ашыкты, соңгы сүзе итеп аларны көйләү буенча югары җаваплылыкны кемгә дә булса ышанып тапшыра алмавын әйтте. Нишлисең бит, эш-беренче чиратта. Фермерны түгәрәк датасы белән тагын бер кат котлап, саубуллашабыз.
Илшатның хезмәттәшләре һәм якташларының аның турындагы фикерләреннән башка бу хикәятебез тулы булмас иде. Менә алар.
-Менә дигән ир. Бары тик уңай тәэсирләр генә!
-Яхшы оештыручы. Миңа биредә эшнең ничек куелганлыгы ошый.
-Нургалеич үзенең белеме белән кызык кеше, ул аны без, эшчеләр белән уртаклаша. Барысын да җентекләп һәм бик аңлаешлы итеп аңлата.
-Хезмәт сөючән, уңган, менә дигән гаилә башлыгы. Авылыбызга гел ярдәм итеп кенә тора. Аннан башка бер генә чара да үткәрелми диярлек. Ә менә ул үзенең игелекле эшләрен ачып салырга яратмый. Тыйнаклык-аның холкына хас тагын бер сыйфат.
Мәктәптән урамга сибелгән балалар төркеме тагын бер сорау килеп тууга сәбәп булды:
-Балалар, әйтегез әле, Илшат абыегызны кайдан табарга була?
-Нинди Илшатны? Мөгаен, сезгә Илшат Гомәров кирәктер?
-Әйе. Ә нинди кеше ул?
-Ул-бик әйбәт кеше!
Моңа өстәп тагын ни әйтергә була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев