Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Илсөярне ил сөя

Татар халкында «Эш сөйгәнне ил сөяр» дигән мәкаль бар. Бу соңгы ике сүзне янәшә куйсаң, бик матур исем килеп чыга - Илсөяр. Шушы көннәрдә аның юбилее. Шул уңайдан 2нче Алексеевск урта мәктәбе укытучысы Гөлия Хөснетдинова Илсөяр ханым турында мәкалә язып җибәргән.

- 2нче Алексеевск урта мәктәбендә математика һәм татар теле укытучысы, профсоюз оешмасы җитәкчесе Илсөярнең исеме җисеменә туры килеп тора. Һәрвакытта да көләч йөзле бу укытучыны барысы да - укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә ярата, хөрмәт итә. Җор телле, юмор хисенә бай, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәүче, башкаларның да күңелен күрә белүче бу ханымның туган көне дә 1нче апрельгә туры килүе очраклы түгелдер.

Илсөяр тумышы белән Минзәлә ягыннан. Балачактан ук бар нәрсә белән дә кызыксынучан, актив булып үсә ул. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Минзәлә педучилищесында белем ала. Аны да уңышлы тәмамлап, үз теләге белән районнарындагы иң ерак авылларның берсе - Колыш авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрелә. Бар яктан да килгән, туры сүзле, энергиясе ташып торган яшь белгечне бик тиз күреп алалар, аңа иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Бу елларда ул мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Хезмәт җимешләре дә озак көттерми: эшендәге уңышлары өчен аңа Мактау грамоталары һәм "Мәгариф отличнигы" дигән дәрәҗәле исем бирелә. Шул елларда Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын да тәмамларга өлгерә ул.

И язмыш... Кешеләрне кайсы җиргә генә илтми. Ул Илсөярне дә безнең Алексеевск якларына китерә. Чөнки аның сайлаган яры шул яктан. Ике бала тәрбияләп үстергән бу үрнәк гаилә һәркемне сокландыра. Чөнки бу гаиләдә барысы да тырыш һәм хезмәт сөючән. Балалары кече яшьтән хезмәткә өйрәтелеп, әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнә.

Ә менә Илсөярнең хезмәттәшләре аның турында нинди фикердә икән?

Флюра Сөнгатуллина, татар теле укытучысы:
- Без Илсөярнең гаиләсе белән күптәннән аралашып яшибез. Мин аны укытучы буларак кына түгел, уңган хуҗабикә буларак та яхшы беләм. Бик кунакчыл да ул, кайчан гына барма, ул безне ачык йөзе, үзе пешергән тәмле ризыклары белән каршы ала. Аның өендә дә һәрвакыт тәртип.

Антонина Васильева, татар теле укытучысы:
- Илсөяр апа бик ярдәмчел, игелекле кеше. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәм кулы суза. Үзенең төпле киңәшләрен биреп, авырлыкларны җиңәргә булыша.

Лилия Чибинова, татар теле укытучысы һәм ата-ана буларак:
- Илсөяр Хәниф кызының энергияле, оптимист һәм көчле рухлы булуы мине сокландыра. Ят җирдә яшәүгә карамастан, бар кешенең хөрмәтен яулый алуы, һәр кеше белән уртак тел таба белүе гаҗәпләндерә. Аның бу сыйфатлары мәктәптә балалар белән эшләгәндә дә булыша. Илсөяр

Хәниф кызы минем кызыма татар теле һәм математика фәннәрен укыта. Ул аның иң яраткан укытучысы. Ә кызым Назлыгөл аның турында менә нинди сүзләр әйтә:
- Без мәктәп тормышындагы һәр милли бәйрәмдә, район һәм республика күләмендә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә аның ярдәме белән актив катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Нинди генә кызыклы чаралар, дәресләр уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, артист та, язучы да! Мин укытучымны бик яратам!

Чулпан Сәгыйрова, математика укытучысы һәм күршесе:
- Мин Илсөяр Хәниф кызын укытучы буларак кына түгел, шаян, ярдәмчел, тынгысыз һәм тиктормас күршем буларак та беләм. Ул мине аш-су осталыкларына - чәкчәк пешерү серләренә өйрәтте. Математика укытучылары буларак та, без бер-беребезгә ярдәм итешеп, киңәшләшеп эшлибез.

Вера Павлова, профсоюз оешмасы әгъзасы:
- Ул - мәктәбебезнең профсоюз оешмасы җитәкчесе. Безнең хезмәтебез күпкырлы: укытучылар өчен төрле кызыклы чаралар оештыру, табигать кочагына чыгу, театрларга бару, лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезгә ярдәм итү һ.б. Шул эшләрнең төп оештыручысы - Илсөяр Хәниф кызы.

* * *

Бөтен фикерләрне дә язып бетерү мөмкин түгел. Миңа да аның ярдәме бик зур булды. Без аның белән кулга-кул тотынышып, бик тату эшләдек һәм эшлибез. Мин шуның өчен аңа бик рәхмәтле. Җырчы, баянчы, нәфис сүз остасы, шигырьләр иҗат итүче әлеге мөлаем ханымның бүген юбилее. Илсөяр! Ихлас йөрәктән сине шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, ирең белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез.

Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә-бергә язсын эшләргә,
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!

Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев