Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күңел бер дә картаймый

Арабызда авыр хезмәт юлы үткән һәм үзенең кече ватаны, авылдашлары өчен күп кенә файдалы эшләр эшләгән кешеләр байтак. Ләкин барлык хезмәтләренә дә карамастан, алар табигатьләре буенча тыйнак булып калалар һәм үз эшләре белән мактанырга яратмыйлар. Шуларның берсе-якташыбыз Александр Майоров. Александр Николаевич 1931 елның 12 июнендә Биләр авылында хезмәт сөючән крестьян...

Арабызда авыр хезмәт юлы үткән һәм үзенең кече ватаны, авылдашлары өчен күп кенә файдалы эшләр эшләгән кешеләр байтак. Ләкин барлык хезмәтләренә дә карамастан, алар табигатьләре буенча тыйнак булып калалар һәм үз эшләре белән мактанырга яратмыйлар. Шуларның берсе-якташыбыз Александр Майоров.

Александр Николаевич 1931 елның 12 июнендә Биләр авылында хезмәт сөючән крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Николай Михайлович үз карамагында 4500 гектар чәчү мәйданы булган Куйбышев исемендәге колхозда механик булып эшли, әнисе Мария Семеновна-гади хезмәтчән, соңрак хуҗабикә була.
6нчы сыйныфны тәмам-лаганнан соң-бу чакта малайга 12 яшь була-Саша колхозга, кырчылык бригадасына эшкә урнаша, ә бер елдан соң өлкәннәр белән беррәттән Нурлат янындагы Төрнәс урманнарында урман кисә: аларның бригадасы тимер юлларны торгызу өчен файдаланыла торган шпаллар ясарга имән агачы әзерли. Ә 1951 елның 16 мартында егет Совет Армиясе сафларына, Диңгез флотына алына. Аңа Тын океан флотында хезмәт итәргә туры килә. "Өйрәнү"ләр узганнан соң хәрби хезмәтне дәвам иттерү өчен "Морской охотник" исемле хәрби корабльгә җибәрелә, анда машинист итеп билгеләнә. Биредә үк егет параллель рәвештә водолаз һөнәрен дә үзләштерә. Аның белән бергә Ерак Көнчыгыш суларында дошманның су асты көймәсен "аулаучы" суднода якташлары Никонов Александр Константинович, Надеждин Василий Дмитриевич һәм Сафин Исмәгыйль Ибраһим улы да хезмәт итә булып чыга. Бервакыт Александр Николаевич, үз тормышын куркыныч астына куеп, бөтен команданы гына түгел, ә бәлки корабль туктаган бухтаны да коточкыч һәлакәттән коткарып кала, моның өчен Диңгез флоты командованиесе аны өенә кайтып килергә 45 көнлек ял белән бүләкли...
Хезмәтен тәмамла-ганнан соң Александр туган якларына кайтып, яңадан үзенең кырчылык бригадасына эшкә керә. Нәкъ менә шул вакытта бригадир Сучков Семен Николаевич лаеклы ялга китә, һәм яңа кандидатура сайлау турындагы сорау килеп баскач, колхозчылар мәсьәлә бертавыштан Александр Майоровны яклап тавыш бирәләр. Колхозда эшләү дәверендә алган практик күнекмәләрен фәнни белемнәр белән ныгыту өчен якташыбыз 1970 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерли торган бүлегенә укырга керә, ә өч елдан соң аны кызыл дипломга тәмамлый. Алган белеме, кыр хезмәтчәннәренең удар эше игенчелек культурасын сизелерлек күтә-рергә мөмкинлек бирә, ә бөртеклеләр уңышы бөтенләй дә 3 тапкыр арта. Шундый уңышлары аркасында алдынгы механизатор Бутлеровский Александр Анатольевич-Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, комбайнчы Бормотов Михаил Васильевич-Ленин орденына, ә Александр Николаевич авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген күтәргәне өчен шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. А.Майоров командасында әлеге белгечләрдән тыш тагын трактор отряды бригадиры Шурыгин Алексей Васильевич һәм хисапчы Хлопунов Михаил Дмитриевич кебек искиткеч кешеләр эшли.
1978 елда Александр Николаевич-Биләр авыл җирлеге депутаты, соңрак авыл Советы рәисе итеп сайланды. Бу эштә пенсиягә чыкканчы эшләп, якташыбыз һәрвакыт авылдашларының мәнфәгатьләрен яклады. Ул җитәкчелек иткән елларда Биләр авылын газлаштыру, төзекләндерү, юлларны асфальтлау һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде.
Җирлек башлыгы эштә генә түгел, ә бәлки өендә дә сакчыл хуҗа булды. Хатыны Надежда Ивановна белән ул менә 55 ел инде бик дус һәм тату яшиләр, бергәләп бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Ул хәзер дә хуҗалык мәшәкатьләре турында кайгырта, үзенең бакчасында эшли һәм хезмәт нәтиҗәләренә сөенеп бетә алмый. 80 яшендә иске генә Т-16 тракторы сатып алды, аны төзәтте һәм печән чабу вакытында руль артына утырып, тракторы белән ышанычлы төстә идарә итә. Хәзер аның белән янәшәдә яшь ярдәмчеләре-оныкларының балалары үсеп килә, алар хәзерге вакытта Александр Николаевичның кызы Любовь белән аларның өендә яшиләр.
Якын кешеләре һәм шәхсән үз исемемнән шушы искиткеч кешене илебез 29 июльдә билгеләп үткән Хәрби диңгез флоты көне белән котлыйм Аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, шатлыклы, якты көннәр телим.

Виктор Федосов. Шәмә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев