Кинофестиваль старт алды
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге 15 майда булачак һәвәскәрләр һәм яшьләр киносының II Алексеевск фестивале башлану турында игълан итә.
Фестивальнең төп максаты - яшь кинематографларны эзләү һәм иҗади яктан ярдәм итү, шулай ук һәвәскәрләр киносын яшьләр арасында үстерү. Конкурс "Бердәм Россия" партиясенең Алексеевск җирле бүлеге секретаре Владимир Козонков ярдәмендә үткәрелә. Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашучылар гаризасы белән Алексеевск-информ.рф. сайтында танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев