Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Марфа әби үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

7 июльдә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, Майна авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гафиятуллин Чуаш Майнасында яшәүче тыл хезмәтчәне Николаева Марфа Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты, котлау открыткасы тапшырдылар.

Марфа Николаевна Николаева Татарстан АССРның Аксубай районы Урмандеево авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында «Комбайн» колхозында эшли, урман кисә. 1953 елда кияүгә чыга. Ире белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга «Победа» колхозыннан чыга. Бүген Марфа Николаевна улы гаиләсе белән яши. Марфа Николаевнаның 20 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев