Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шунталы Сабантуе Кайда безнең көрәшчеләр?

Каләмдәшебез, "Гаилә һәм мәктәп" журналы хәбәрчесе Надия Муллагилова - редакциябезнең еш кунагы. Ул туган авылы Кыр Шунталысына кайткан саен безнең яныбызга кереп чыга, үзләре чыгара торган журналларны калдырып китә. Менә бу юлы да Кыр Шунталысы авылы Сабантуена кайтып, газетага бастыру өчен бик матур мәкалә язып җибәргән.


- Кыр Шунталысы авылы халкы быел да көтеп алды Сабантуен. Шулай булмый ни: күңелгә дәрт-дәрман, җанга шифа, тәнгә сихәт өсти торган бәйрәм ләбаса ул! Тик менә: шәһәр кешесендә эшебез юк, дигәндәйме, җомга көнгә ясап куйганнар бәйрәмне. Нигә болай соң? дигәч, ярый әле атна уртасында түгел, бер елны чәршәмбе көнне ясадылар түгелме соң, дип көлештеләр тагы. Югыйсә, сабантуй кунак-төшем вакыты, төп йортка читтәге балалар да бер җыелып ала торган чор. Күбебез исә бергә укыган сыйныфташларыбыз, дусларыбыз белән күрешеп-сөйләшер өчен дә кайта бит. Быел, әнә, мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар җыелган, аларның да кайсылары кайтып җитә алмаган.
Югары очта үтте быел да халкыбызның милли бәйрәме. Кичке
Сабантуй өйләдән соң сәгать дүрттә башланды. Бәйрәмнең төп вакыйгасы, һичшиксез, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтен бәяләү, бик тырышларының исемнәрен атап, бүләкләр тапшыру. Икмәк булса, җыр да була, ди безнең халык. Хак та, ач корсакка бер дә җырлап-биисе килмәс. Әмма безнекеләр эштә дә, ашта да сынатмас. Туган җиргә тугры калып, хезмәтләре белән илне туендырып торучы тырыш механизаторлар эшне төгәлләп тә куйганнар. Орлыкны үзенә сеңдереп җәйрәп яткан басулар инде шифалы яңгырлар көтә. Язгы кыр эшләрендә Раиф Кутуев, Марат Сафиуллин, Илнур Имамиев, Илшат Садриев, Әлфир Әхмәтвәлиев, Рөстәм Зәйнуллин, Рәфис Нургалиев, Нәгыйм Вәлиев, Зөлфәт Нуретдинов һ.б. - элеккеге данлыклы Вахитов исемендәге хуҗалык җирләренең һәммәсе меңәр гектардан артыгын сөреп, тырмалап, культивация үткәреп, яңа уңышка нигез салганнар. 1650 гектар җирдә чәчү эшләре башкарган Әфган сугышларын кичкән егетебез Фәнис Фәизов хуҗалыкта гына түгел, районда да алдынгылыкны яулый, Сабантуй әләмен дә ул күтәрә.
Авыл хуҗалыгының икенче канаты - терлекчелек. Биредә дә сынатмыйлар авылдашлар! Билгеле, мөгрәп торган сөтбикәләрне дә уздырып гөрләшкән, район, республика данын тоткан
сыер савучылар эшләгән элеккеге фермалар юк. Заманчаларында җиң сызганып эшли яшьләр. Бозау караучы Сания Әхмәтҗанова, сыер савучы Алсу Вәлиуллина, ферма мөдире Гүзәлия Миндубаева, смена җитәкчеләре Әнисә Исмәгыйлева, Зөлфәт Шәмсетдинов һ.б. ның хезмәте югары бәяләнде. Сабантуй кунаклары - район хакимияте башлыгы киңәшчесе Рифкат Мифтахов, ВЗП"Северный" генераль директоры Рамил Сәләхетдинов авыл халкын милли бәйрәмебез белән котлап, авыл эшчәннәренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм дилбегәсен үз кулында тоткан Гөларабыз спонсорлар исемнәрен дә атап үтте. Кәлимулла абый Хаммәтвәлиев һәм аның уллары Илдар белән Ленар, Харас Гатин, күрше Әлки районы эшмәкәрләре Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар (күрше хакы - Аллаһ хакы, рәхмәт яусын) һ.б. саллы өлеш кертәләр. 11 фермер хуҗалыгы бар икән авылыбызда. Кулларыннан килгәнчә һәркем бәйрәмне оештыруда үз көчен сала.
Көн кояшлы
, матур иде. Яше-карты мәйдан тирәли эскәмияләргә утырып, уртада барган тамашаны күзәтте. Балалар да, өлкәннәр дә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган уеннарда актив булды. Бәйрәм күчтәнәче - Казан кунагы Илсаф җырлары да яратып кабул ителде. "Ләйсән" кызлар ансамбле, авылның кечкенә артистлары 7-8 яшьлек Алсинә Гарифуллина белән Әлфис Нургалиев та дәртле җырлары белән бәйрәмнең матур бер бизәге булдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының вальсы исә күңелләрдә яшьлек елларын яңартты.
Чүлмәкләр ватылды, сулар ташылды, ә тәкә? диярсез. Тәкә зур, матур иде. Аңа карау белән авылыбызның данлыклы көрәшчеләре күз алдына килде: Ансар Галәвиев, Зөфәр Шәмсетдинов, Илшат Батталов, Миндубаевлар... Хөкемдар ролендә дә күреп булмады үзләрен! Көрәшчеләрнең күбесе күрше авыллардан булып чыкты. Ярый ла 50
килограммлылар категориясендә Динар Гатауллин патриот булып авыл данын яклый алды. Ә тәкә, шундый зур тәкә тәки Тигәнәлегә китте. Әйе, бу яклап авылда көрәшчеләрне кичекмәстән йокыдан уятырга кирәк, мәйдан яшьләрне дә көтә. Тагын ниләр булды дияр инде Сабантуйга кайтып җитә алмаган авылдашлар. Яшел чирәмлектә туганнар, дус-ишләр ашъяулык җәеп, җиңелчә табын корып, бәйрәмчә кәефләнеп утырды. Якын-тирәдән кайтып җитәргә өлгергән оныклар, авылныкылар белән бергә, әби-бабай кесәсен саектырып, батутта сикерде, килгән кибетләрдән уенчык җыйды. Бәйрәм бәйрәм инде, күңел генә киң булсын - ел буена җитәрлек дәрт-дәрман бирерлек туган авыл Сабантуе бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев