Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Студент утка да, суга да керә, укуда да өлгерә

Хәзерге вакытта студентларның гөрләтеп ял итеп яткан чаклары. Алар моңа лаек та, күбесенең сессияләре ябылган, яңа көч туплап, икенче семестрны башлыйсы. Беренче курс студентларына беренче семестрны ябу, институтны бетерүгә тиң кебек. Чөнки алар өчен бар да яңа: яңа фәннәр, таныш булмаган укытучылар. Шулай да студент тормышы - иң күңелле чак,...

Рамилә Гатауллина:
-Минем өчен беренче айлар бик авыр булды. Сабый бала кебек авыр сүздән дә елап җибәрәсе килә, күңелләр нечкә, тамак ач, йокы юк. Ә җомга көнне ничек сагынып көтәсең, әни бәлеше, аның тәмле ашы искиткеч сагындырган. Якшәмбе көнне иртән йөрәк тагын дөп-дөп тибә, китәргә, сумка җыясың, теләр-теләмәс кенә булса да, әнинең биргән акчасын аласың. Төштән соң сәфәргә кузгаласың. Ул көнне инде тулай торак гөрли, бар да шат йөзле, бер - ике көнгә генә аерылып торсак та, дуслар да сагындыра башлаган, суыткычта әйбер куярга урын юк, рәхәт җылытасың да ашыйсың, суыткыч атна уртасына тагын бушый башлый. Тик шулай да студент тормышы иң романтик, шат вакытлар.
Максим Королев:
-Унберне бетереп авылдан килгән егетләр һәм кызлар югары уку йортына гариза бирәләр, фамилияңне кергәннәр исемлегендә күреп сөенәсең, аннан тулай торактан бүлмә алу өчен төнге 11ләргә кадәр ишек төбендә чиратта басып торасың, шуннан башлана студент тормышы... Бер бүлмәдә биш кеше, укулардан кайтып керәсең дә, тиз-тиз ашарга пешерәсең, шуңа да тулай торакта тормыш кичке тугызларда кайный гына башлый. Ял көннәрендә анда тып-тыныч. Ачлы-туклы, авыр имтиханнар белән шыплап тулган тормышта яшәсәң дә, яхшы дусларың булганда, авырлыкларны бергә җиңәсең. Укып бетергәч тә, дуслардан аерылу бик авыр булыр, ахрысы... Сессияне яптык, Аллага шөкер, минем шатлыгым эчемә сыймый. Мин студент чагымның иң кызыклы өлеше итеп беренче уку көннәрендәге мизгелләрне әйтер идем. Чөнки шул көннәрдән яңа тормыш башлана, яңа кешеләр белән аралашасың. Безнең төркемебез беренче көннәрдән үк дуслашып китте.
Рамил Дибаев:
-Безнең студент еллары әле башланып кына китте. Алда ниләр көткәнен бер Раббым гына белә. Алда имтиханнар, уку, уку... Беренче семестр имтиханнарына бик куркып әзерләндек, укытучылар да бераз кырыс кебек күренде. Алай булса да беренче тапкырдан имтиханны бирү әйтеп бетергесез бәхет икән ул. Студент сулар кичәр, утлар узар, тик "5"ле генә булсын. Мин үзем дәресләргә йөрергә яратам, чөнки безнең факультетта акыллы һәм бай рухлы, алдынгы карашлы укытучылар эшли. Алар белән төрле темаларга дискуссияләр алып барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев