Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әтисенең эшен дәвам иттереп

Алексеевск район газ хезмәте коллективы җитәкчеләре Тәлгат Назыйровны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Хезмәттәшләре аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшендә уңышлар тели. ...16 яшендә Тәлгат "Алексеевск сельхозтехника"сына слесарь булып эшкә урнаша. Эше бик җиңелләрдән булмый, тик егет зарланмый, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, ә 1970 елда ул армия сафларына чакырыла. Башта...

Алексеевск район газ хезмәте коллективы җитәкчеләре Тәлгат Назыйровны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Хезмәттәшләре аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшендә уңышлар тели.

...16 яшендә Тәлгат "Алексеевск сельхозтехника"сына слесарь булып эшкә урнаша. Эше бик җиңелләрдән булмый, тик егет зарланмый, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, ә 1970 елда ул армия сафларына чакырыла. Башта Казахстанда хезмәт итә, аннан Псковка күчерелә. Яхшы хезмәт иткәне өчен ул "Совет Армиясе отличнигы" билгесе белән бүләкләнә. Өенә ул өлкән сержант исеме белән кайта һәм яңадан туган коллективында эшкә тотына...
1978 елда Тәлгат Алексеевск газ хезмәтенә эшкә урнаша, ул елларда аны әтисе Миңгали Хәбибулла улы җитәкли. Әлеге өлкәдә авария-диспетчер хезмәте машина йөртүчесе, соңрак өлкән мастер булып эшләп, егет белем һәм тәҗрибә туплый. Ә 1986 елда ул Алексеевск газ хезмәтенә начальник итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда әлеге оешма район үзәге һәм авыл җирлекләрендә газлаштыру үткәрә. Газ хезмәте коллективы өчен ул елларда алны-ялны онытып, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә тырышып хезмәт итәргә туры килә.
Мондый җитәкчеләр хәзерге заманда бик сирәк. Аның ныклы сүзе, кешелеклелеге бар нәрсәдә чагыла. Ару-талу белмәс холкы бәрабәренә, ул куелган бурычларга профессиональ якын килә, шул ук вакытта юмор хисен дә югалтмый. Мондый җитәкче белән эшләргә дә рәхәт. Тикмәгә генә ул "Газпром Трансгаз Казань" ЧҖҖның хезмәт ветераны", "ТРның Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре" медальләре белән бүләкләнмәгәндер. Хатыны Асия Фәйзелхак кызы белән дә Тәлгат Миңгалиевич 38 ел йөрәк җылысын бүлешә. Алар бергә ике кыз үстергәннәр, ә хәзер мәхәббәтләрен оныкларына бүләк итәләр.
Хезмәттәшләре аның турында менә нәрсә сөйләде.
Рәфкат Җиһаншин, Алексеевск газ хезмәте начальнигы урынбасары: "Мин Тәлгат Миңгали улы белән егерме елдан артык бергә эшләвем өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ул бик тәртипле, шул ук вакытта таләпчән җитәкче. Хөрмәтле Тәлгат Миңгали улы сезгә , артка әйләнеп карагач, эшләгән хезмәтегездән канәгатьләнү алуыгызны телим. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим".
Анатолий Типясев, авария-диспетчер хезмәте мастеры: "Тәлгат Миңгали улы белән мин 1991 елдан бирле эшлим, ул елларда авылларны газлаштыру кызу темплар белән барды, һәм Тәлгат Миңгалиевич Алексеевск кешеләре зәңгәр ягулыктан файдалана алсын өчен барысын да эшләде.
Ә бүгенге көндә күпфатирлы йортларны шәхси ягып җылытуга күчерү буенча эшләр бара, янә бу зур һәм җаваплы эш аның турыдан-туры җитәкчелеге астында үтә. Юбилеенда аңа күтәренке рухлы, яхшы кәефле булып калуын телим!"
Евгений Самсонов, өлкән мастер: "Район газ хезмәтендә 20 елга якын эшлим, шул еллар эчендә Тәлгат Миңгалиевич минем өчен яхшы үрнәк булды. Ул кул астындагы кешеләргә генә түгел, үзенә дә таләпчән. Иң кыен хәлләрдән дә чыгу юлын таба, безне дә шуңа өйрәтә. Беркайчан да үзенең хезмәттәшләренең проблемаларыннан читтә калмый һәм көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.
Тәлгат Миңгалиевичны истәлекле датасы белән котлап барлык изгелекләрне телим!"
Р.S.: Әйтелгәннәргә өстәп әлеге предприятиедә Назыйровлар гаиләсенең гомуми стажы Миңгали Хәбибулла улының да бу эшкә керткән елларын исәпкә алсаң, бер гасыр була. Ә бу исә күп нәрсә турында сөйли.

Коллектив исеменнән Гөлнара Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев