Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Урам этләрен нишләтергә?

Бер көнне социаль челтәрләрдә Чаллының Яр буе паркында билгесез кешеләрнең этләргә агу сибеп чыгулары хакында хәбәр язылды. Һәм шул агуны ашап, күп кенә этләр агуланып үлгән. Бу матур күренеш түгел, әлбәттә, бәлки халык аптыраганнан проблеманы шулай хәл итәргә алынгандыр. Сезнеңчә, урам этләрен ничек киметергә?

Алсу, ике бала анасы:
- Безнең йорт урман буенда, аулаграк урында урнашкан. Йорт тирәсендә унлап эт яши. Алар барысы да бергә өрергә тотынса, куркыныч булып китә. Ә балаларымның берсе мәктәпкә үзе генә йөри. Шундый хәлгә дә тап булганым бар: 10 яшьләр тирәсендәге бала этләрдән куркыпмы, билдән үк кар көртенә кереп баткан, чыга алмый, кырыенда бишләп эт өреп тора, бала болардан куркып нишләргә дә белми, кар көртеннән дә чыга алмый.


Этләрне атсыннар димим, әмма алар болай итеп йөрергә дә тиеш түгел бит. Йорт хайваннарын сатып алуны катгыйландыру гына да ярдәм итәр, дип уйламыйм. Күбесе кыргый этләр, алар үрчи, арта тора. Кайбер шәһәрләрдә махсус урыннар бар бит, шунда җыеп ябалар, моның өчен түләүләр кертелә. Билгеле инде, бистәдә бу барып чыга торган хәл түгел.


Асия, шәфкать туташы:
- Хайваннарны бик яратам, шуңа күрә аларны атып үтерүгә каршы. Алар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ бит инде. Этләрнең шулкадәр артуына да кешеләр гаепле. Кызыгып, йорт хайваны сатып алалар да, берничә айдан туеп, аларны урамга чыгарып җибәрәләр. Бу эш бит шулкадәр зур җаваплылык сорый. Аны вакытында ашатырга, юындырырга, урамга алып чыгарга да кирәк. Балам бүген эт баласы сорый, дип, бу адымга барырга ярамый. Шуңа күрә йорт хайваннары тоту кагыйдәләрен бик нык катгыйландырырга кирәк, дип саныйм. Әнә бит зур шәһәрләрдә эт асраучыларга күршеләреннән рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Бик дөрес таләп.


Лариса, волонтер:
- Мин Казанда югары белем алам. Шунда этләр приютына ярдәм итәргә йөрим. Анда 250ләп эт яши. Кешеләр шунда, зинһар, этебезне приютка алыгыз әле, дип шалтыраталар. Инәлеп диярлек китереп бирәләр. Кыш көне салкыннарда биредә аеруча күбәяләр алар. Битараф булмаган кешеләр ярдәм итеп торалар. Кемдер дарулар, ризык алып килә, акчалата да булышалар. Үзем әлеге приютта волонтер булып кына йөрим. Эшем ошый, чөнки хайваннарны яратам. Минемчә, этләр күбәймәсен өчен төп чара - стерильләштерү. Шулай итеп кенә проблеманы хәл итеп булыр, дип саныйм.


Ринат, мал табибы:
- Минем күз алдымда шундый хәл булган иде, ниндидер махсус хезмәтләр килеп урам этләрен атып киттеләр. Бу минем өчен бик авыр травма булды. Бик авыр кичердем. Мине бала вакытта үземне дә эт куркытканы бар. Су коенырга төшкән идек, бик зур эт килеп, мине комда аунатып бетерде, ул бәлки тешләр өчен дә түгелдер, уйнагандыр гына, тик мин бик каты куркындым, күрше әбидән догалар белән өшкертеп тә йөрдек әле. Чынлап та, соңгы арада урам этләре күбәйде. Балалар курка, үзем дә шүрлим. Күптән түгел әниебез хастаханәдә ятты, шунда ике баланы китерделәр, үзләренең этләре тешләгән. Әтиләре: "Хәзер үк этләрне кайтып аттырам", - ди. Урамдагы этләр өчен кайсы оешма җавап тота соң, минемчә, бистә Советы.


Тик атканчы этнең хуҗасы бармы, юкмы икәнен ачыкласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев