Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында Өлкәннәр көне булып узды

Шуның хакында Наилә Арсланова мәкалә язып җибәргән.

Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле газет укучыларыбыз.

- Изгелек кыл да, суга сал, диләр борынгылар. Ә шулай да өлкәннәрне кайгырту, ярдәм итү йөзеннән авылыбыз эшмәкәрләре Надежда апа белән Рәфкат абый Сәхәбетдиновлар зур өлеш керттеләр. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз, Ходай Тәгалә үзләрен дә шулай олыласын.

3 октябрь көнне өлкәннәребезне тугәрәк өстәл янына чакырдык. Иртәдән бик матур кояш чыкты, кинәт кояш болыт артына качып, әкрен генә яңгыр сибәләп торды. Ак шәлләрен ябынып әбиләребез, алар артыннан чал чәчле түбәтәйле агайларыбыз тезелешеп мәдәният йортына агылды. Барысын да өстәл янына чакырдык. Кичәбезне башлау өчен сүзне муллабыз Әсхәт абый Сәхәбетдиновка бирдек. Ул өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, вәгазь сөйләде, сүрәләр укыды. Без бу кичәбезне «Яшәргә дә әле яшәргә» дигән девиз белән атадык.
Кичәне шушы шигьри юллар белән башладым:

Гомер берәү, икәү түгел кебек,
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә әле яшәргә.

Аларны бәйрәм белән котлап изге, матур теләкләремне теләдем, моңлы жырларымны бүләк иттем. Сүземне бәйрәм белән котлау өчен китапханәчебез Диләрә Сибатовага бирдем. Ул да өлкәннәребезне эчтәлекле шигьри юллар белән котлады, аларга сораулар бирде. Алар тырышып, берсен-берсе уздырып җавапларын әйттеләр. Бу бәйгенең төп асылы иң зирәк бабай һәм әбине билгеләү иде. Иң зирәк әби Гөлнур апа Сабирова булса, иң зирәк бабай Тәлгат абый Хәлилов булып чыкты.

Шуннан соң сүзне өлкәннәребезгә бирдек. Рәисә апа Хәлилова вәгазьләр укыды. Хафисә апа Денисова үзенең йөрәгеннән чыккан шигырьләрен сөйләде, матур итеп яшьлегендә җырлаган җырларын да башкарды. Зәмзәмия апа Хөснуллина «Миләш» шигырен сөйләп, мөнәҗәтләр әйтеп, күзләрне яшьләндерде. Гөлнур апа Сабирова да бәйрәмгә буш килмәгән иде, ул әниләр турында бик эчтәлекле шигырен бүләк итте. Сания апа Сәхәбетдинованы авылыбызның шагыйрәсе дияргә була, ул да үзенең шигырен сөйләп китте. Әсхәт абый Гарифуллинның җырлавын өлкәннәребез түземсезләнеп көтте, аңа хәтта кушылып та җырладылар. Кичәбезне күмәк җырлар белән дәвам иттек, өлкәннәребез белән аларның девизына әйләнгән «Картаямыни соң йөрәк « җыры белән тәмамлау өлешенә җиткәнебезне сизми дә калдык. Бәйрәм бер мизгелдә үтте дә китте.

Барлык өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйм, аларга сәламәтлекнең ныгын, имин тормыш, бәхетле картлык теләп калам. Йөзләрендә - шатлык, күзләрендә нур балкысын, сау-сәламәт булсыннар. Безгә ярдәм иткән Гөлнур апа белән Язиләгә рәхмәтләребезне житкерәбез. Ә өлкәннәребез, рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләп, күңелләре булып өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев