Алексеевск районында яшәүче Тукмаковлар гаиләсе 60 ел бергә гомер кичерә
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Асия апа белән Шәйдулла абый һәм Тукмаковлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган.
Алар 60 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Шуңа үзләре дә шөкер итеп яшиләр.
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Кайда гына яшәсәләр дә, аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.
Күршебездә генә яшәгән Тукмаковлар гаиләсенә мин дә кечкенәдән бик сокландым. Алар һәрвакыт кулгакул тотынышып, барлык эшләрне дә бергә эшлиләр. Бусы - ир-ат эше дә, монысы - хатын-кызныкы, дип тормыйлар. Балалары, оныклары да шундый ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килә.
Шәйдулла абый белән Асия апа авылда туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшүсмер чорында саф мәхәббәткә бөреләнеп чәчәк ата. Яшьләр кавышалар һәм бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - сабыйлары туа.
Шигырьләрдә әйтелгәнчә,
Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
60 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.
Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган.
Хәзер аларның 6 баласы, 14 оныгы, 7 оныкчыгы. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне зарыгып көтәләр алар, чөнки балалар кайткач өй ямьләнеп китә.
Менә шулай матур гомер итүләренең серен Асия апа ачты:
- Бергә тору кагыйдәләре бик гади: бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү - иң мөһиме! Үз горурлыгыңны бераз тоеп, иптәшеңнең сүзен тыңлап яшәргә кирәк. Шулай Шәйдулла бабаең белән 60 ел торабыз инде.
"Сөям", "яратам" дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.
-Төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Без начар яшәмәдек. Әбием бик уңган, тырыш кеше, - дип мактап куйды карчыгын Шәйдулла абый.
-Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә: "Изгелек, гүзәл холыклы булу, - иманның яртысы", - диелгән. Гаиләнең тату, һәркемгә үрнәк булуы аның һәр әгъзасының тырышлыгы, күркәм, гүзәл холыклы булуыннан киләдер.
-Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган- сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары, оныкчыклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти- әнинең алдагы көннәре саулык-сәләмәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар, оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде. Алар безне үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, - диләр балалары.
Күршеләре, авылдашлары исеменнән мин дә чын күңелемнән үткән юбилейлары белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык, тыныч картлык, балаларының, оныкларының бәхетләрен тоеп яшәргә язсын иде. Шундый тату гаиләләр, якты, ачык картлар яшь парларга үрнәк булса иде. Бергә тора алмыйча, уртак тел табалмыйча, аерылышкан яшьләр алтын көзгә җиткән картларга карап үз тормышларын корса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев