Алексеевск районының Кр. Баран авылында яшәүче үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк
Үзенең әнисе турында кызы, 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Антонида Васильева сөйләде.
Бу дөньяга безне кем тудырган
Бүләк итеп тормыш шатлыгын?
Яшәү көче биргән иң мөкатдәс
Әниләрнең күңел сафлыгы.
Кем соң безгә хисле күңел биргән,
Җырлар өчен биргән бар моңын?
Җир йөзендә әнидән дә якын,
Иң кадерле кеше бармы соң?
Әниләрнең күңел җылысында
Бу дөньяның бөтен сафлыгы.
Тыныч көннең чиксез сабырлыгы,
Каеннарның бетмәс аклыгы.
Бары да сыйган бу күңелләргә
Һәм хисләрнең иң-иң олысы.
Җир шарын да җылытырга җитә
Әниләрнең йөрәк җылысы.
Әнкәй җылысы... Әнкәем... Әни... Сиңа балаларың нинди генә сүзләр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син - Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана...
Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә - сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Гел эшләп торырга гына күнеккән кулларыңны, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең.
И әни... Без дә - үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Арыган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбияләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә.
Кр. Баран авылында яшәүче иң кадерле кешебез - әниебез Купцова Лидия Георгиевнаның 3 октябрьдә 70 яшьлек юбилее. Ул сабыр, матур, мөлаем ханымны белмәүчеләр, мөгаен, аздыр. Ярдәмчеллеге, сөйкемлелеге белән ул һәрвакыт аерылып тора.
Әниебез мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә шәһәренә сатучылыкка укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, туган авылына эшкә кайта.Олыларга да, кечеләргә дә һәрвакыт ачык йөзле була ул. Яхшы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә, Мактау тактасында да аның фотосы тора.
Үзенең тормыш иптәшен Купцов Валентин Ефимовичны да шунда таба ул. Бергә тату гомер итеп, өч кыз үстерәләр алар. Өчесен дә укытып, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Хәзерге көндә алар үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. Лаеклы ялга чыгар алдыннан әниебез хисапчы булып эшләде. Анда да үз эшен җаваплы итеп башкарды ул.
Бүгенге көндә әниебез, әтиебез белән бер-берсенә терәк булып, тигез гомер кичерә. Авылдашларга да үрнәк гаилә булып торалар. Әле тагын шулай, бер-берсенә таяныч булып, озак яшәсеннәр иде.
Кадерле әниебез! Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның,оныкларыңның рәхәтен күр, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яраттык, яратабыз һәм яратачакбыз.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз
нурларың жәлләмичә,
Кайткан саен назлап каршылаган өчен.
Әниләрнең үрнәк өлгесе син,
Төгәл, пөхтә, күркәм, сөйкемле.
Хатын-кызның бөтен матурлыгын
Сиңа җыеп биргән шикелле!
Юбилеең белән кабат котлап
Башыбызны түбән иябез...
Әнкәй... Син бит безгә якты кояш!!!
Озак, имин яшә, диябез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев