Җәй - ул кечкенә генә тормыш. Чираттагы уку елын тәмамлаучылар өчен иң гамьсез чор башланды. Балалар яңа ачышлар һәм казанышлар көтеп яшиләр. Балалар сәламәтләндерү лагерьләре һәм шифаханәләр теләге булган бөтен баланы кабул итәргә һәм ял итүчеләргә онытылмаслык тәэсирләр калдырырга әзер.
Җәйге чорда балалар ялына кагылышлы сорауларыбызга балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә Фәссахова, шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Ирина Титова җавап бирде. - Гөлсинә Гомәровна, балалар шифаханәләренә льготалы юлламалар турында сөйләгез әле.
- Хәзер "Васильево" шифаханәсенең өченче сменасы бара. Ата-аналар кертеме нибары 2510 сум гына тәшкил итә, бу - гомуми бәянең 15 проценты. Балалар 11 июньнән 20 июньгә кадәр рәхәтләнеп ял итә алачаклар.
Ял итүдән тыш, алар медицина персоналының катгый контролендә дәвалау процедуралары алалар. Юлламаларны льготалы бәяләргә балалар иҗаты үзәгендә сатып алырга була.
-Шифаханәдә хәзер ничә бала ял итә?
- Беренче сменада 74 бала, аннары 99 бала ял итте, хәзер анда 24 бала. Шифаханәдә барлыгы 240 бала ял итәргә тиеш. Иң мөһиме, балалар аннан канәгать булып, шушы файдалы ял турында уңай тәэсирләр һәм истәлекләр белән кайталар.
Ирина Титова безгә "Олимп" лагеренең ачылачагы, шулай ук авыр хәлдә яшәүче яшь якташларыбызның ничек ял итүләре турында сөйләде:
- Хәзер сигез бала - "Раздолье"да, ә ун бала "Свияга" лагерендә ял итә. Киләсе айның уртасында, 17 июльдә, теләге булганнар өчен бөтен бала яраткан "Олимп" эшли башлаячак. Смена дәвамында балалар Речное авылыннан ерак түгел урнашкан палата лагерендә яшәячәкләр.
Лагерь программасында төп басым физик культурага ясалачак: көндәлек күнегүләр һәм спорт бәйгеләре яшь спортчыларның физик формаларын ныгытырга тиешләр. Моннан тыш, иҗади чаралар һәм тематик көннәр дә планлаштырылган.
Сүз уңаеннан әйткәндә, әлбәттә, балалар ялын оештыруның иң таралган формаларыннан берсе - мәктәп яны лагерьләре. Җәйнең беренче дүрт атнасында балалар укырга түгел, ә сәламәтләнү, шулай ук вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен мәктәпкә киләләр.
Андый лагерьләрнең өстенлеге шунда: сәламәтләндерү, белем бирү һәм күңел ачу эшчәнлеге - саф һавада булу, савыктыру, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар, экскурсияләр, мәнфәгатьләр буенча дәресләр. Андый мәктәп яны лагерьләрендә барлыгы районыбыздан һәм район үзәгеннән 694 бала ял итәчәк.
Нет комментариев