Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Бельгия татарлары Милли ашлар көнен билгеләп үтте

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды. Бельгиянең татарлар җәмгыяте Брюссельдә Милли ашлар көнен билгеләп үтте. Татар тәм-томнарын яратучылар бәйрәме нәкъ менә февраль аенда үткәрелә һәм ул аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исеме белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Быел җәмәгатьчелек Юныс Әхмәтҗанов тууына 90 ел тулуны билгеләп...

"Бельгия татарлары" берлеге Бөтендөнья Милли ашлар көнен төрлечә билгеләп үтә. Әйтик, чәй табыны янында сөйләшеп утырулар оештырыла. Анда һәркем үзе пешергән милли тәм-томны алып килә, шулай ук җирле халык өчен алар телендә остаз дәресләре үткәрелә.

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды. Казаннан аны пешерергә өйрәтү өчен Юныс Әхмәтҗановның шәкерте, "Тәмле булсын" рестораны хуҗабикәсе, "Татар милли мәдәнияте һәм ашлары ассоциациясе" халыкара оешмасы президенты Резида Хөсәенова килгән иде. Ул гөбәдияне пешерү серләре сөйләп кенә калмыйча, җыелучыларга татар ашларын әзерләүнең төп принципалары белән дә таныштырды.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев