Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Беренче укытучым Рамаева Зилә апа, бәйрәм белән сезне!

Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүз! Кыр Шонталасы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Фазуллина үзенең хатирәләргә бирелгән хатын редакциягә юллаган.

Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме - балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгәен.

Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе Урта Тигәнәле мәктәбендә укыта.

- Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта, мине ягымлы елмаеп, беренче укытучым Рамаева Зилә апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, кыска чәчле һәм күзлек кигән. Матур түгәрәк йөзенә зур күзлеге килешеп тора.

Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, уз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле итеп укырга, рәсем ясарга да Зилә апабыз өйрәтте. Кайвакыт орышкалап та алды. Кайчакларда безгә авыр булды, ләкин Зилә апабыз янәшәбездә иде. Рәхмәт сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын сезгә, Зилә апа. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Хөрмәтле Зилә апа, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Хатын-кыз сез -

Бу дөньяның йөзек кашы,

Бәһа җитмәс

Иң кыйммәтле асылташы.

Горур да сез

Тау кыядай, буй җитмәслек

Гүзәл дә сез

Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев