Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Безнең балалар табиблары - иң яхшылар арасында!

Алексеевск табиблары Рафаэль Гайсин, Рамилә Фәсахова һәм Гүзәл Кәлимуллина Татарстанның иң яхшы балалар табиблары арасына керде.Педиатрларыбыз "Минем яраткан балалар табибым" конкурсы сайтында халык сайлаган лидерлар булдылар.


Быел тавыш бирүдә ике мең табиб катнашты. Әйтергә кирәк, безнең медицина хезмәткәрләребез иң яхшы утыз дүрт белгеч арасына чыкты. Ә Рафаэль Гайсин белән Гүзәл Кәлимуллина тавыш бирүдә бишенче һәм алтынчы юлны (строчка) алдылар. Бүләкләү тантанасы дүшәмбе көнне, 5 декабрьдә, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашында "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" XIII Россия конгрессы кысаларында "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында булды.


Әлеге статистика юллары артында гаять күп кешеләрнең алар хезмәтен чын тануы тора. Безнең табибларыбыз дәвалап кына калмыйлар, ә кайчак балаларның гомерен дә саклап калалар. Поликлиникабызның табиб-педиатрлары - профессионаллардан торган дус һәм тупланган коллектив. Ә кечкенә пациентларының бәхетле елмаюы - алар өчен иң яхшы бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев