Булганнан бар да була
Телевидениедән бер авыл клубы хезмәткәренең "авыл клубларында эшләүнең авыр яки җиңеллеген белер өчен, бер генә юл бар. Бер хезмәткәрне, халкы аз, 0,5 штатлы гына авыл клубына җибәреп, бер ай булса да эшләтеп каратырга кирәк, районнарда, шәһәрләрдә узган бәйрәмнәрдә катнашу, юл кырыйларын чабу, чүп жыю, чәчү-уруда катнашу, малларга яфрак әзерләү барысы...
Чыннан да алар бар җиргә дә өлгерә, бүгенге мәкаләбез дә шундый тырыш мәдәният хезмәткәрләре турында.
- Республикабызда "Мәрхәмәтле Татарстан" дип аталган акция игълан ителгән иде, анда без дә бик теләп катнаштык, - дип язган безгә Коры Көрнәле мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова.
Без шул уңайдан 84 яшьлек Наҗия апа Казакованы шатландырып, аны мунча кертеп, өйләрен җыештырып чыгардык. Наҗия апа инвалид улы белән генә яши, шуңа да аның тормыш-көнкүрештә эшләре байтак. Әле тагын авылыбызда матур гадәткә кергән язгы өмәдә дә тырышып хезмәт куйдык. Булганнан бар да була, ди, ГТО нормаларын тапшыруга да әзерлек максатыннан, кем нинди яшьтә булуына карамастан, физик хезмәткә әзерлекләребезне күрсәттек. Кыскасы, бар эшкә дә өлгерергә тырышабыз, әле бу көннәрдә авылыбызның "Алтын ай" фольклор төркеме белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнеп йөрибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев