Электрон тавыш бирү комплекслары куелган район мәдәният йортында район үзәге кешеләре бөтен көчләренә заманча технологияләрне үзләштерәләр.
Ишек төбендә волонтерлар сайлаучыларны электрон тавыш бирүгә өйрәтәләр, шуннан соң аларда яңа техника белән катлаулылыклар килеп тумый. Кешеләр сайлау участокларына гаиләләре, балалары белән киләләр. Һәркемнең кәефе күтәренке, бәйрәм икәне сизелеп тора.
Сайлау кампаниясенең район штабы мәгълүматлары буенча көндезге 12 гә Алексеевск районында 48 процент сайлаучы тавыш биргән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев