Искән җилләр кебек үтә гомер юллары...
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен, кышын билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе. Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова менә шундый ханымнарның берсе, шушы көннәрдә 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк...
- Зәлидә ханым кышның зәмһәрир салкын көннәренең берсендә, 25 декабрьдә, Исламия апа белән Фәйзрахман абый Хаварисовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Аңа бик сирәк очрый торган Зәлидә дигән исем кушалар. Исеме җисеменә туры килә, ул бик матур кыз булып үсә. Туган авылыннан башка җирдә яшәүне күз алдына да китерә алмый яшь кыз. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап, каядыр китү теләге белән янмый ул, туган авылында кала. Фермада сыер сава, хисапчы булып эшли. Бүгенге көндә мәдәният йортында җыештыручы, спорткомплекста да хезмәт куя.
Яшьлегендә язмыш аны авылыбызның иң чибәр егетләреннән берсе Арсланов Илдус белән очраштыра. Илдус абый колхозда тракторчы булып эшли. Ике яшь йөрәк, очрашып-күрешеп йөри торгач, чәчләрен-чәчкә бәйләргә булалар, үзара вәгъдәләр бирешеп, туй көнен дә билгелиләр. Яшьләр өчен сөю белән тулы бәхетле тормыш башлана.
Баштарак әти- әниләре белән яшиләр, ә аннары күршедәге иске өйләренә аерылып чыгалар. Бер-бер артлы, тормышларына ямь өстәп, ике кызлары - Гөлүсә белән Гөлназ дөньяга аваз сала. Тора-бара үзләренә яңа өй төзеп керәләр. Олыгайган көннәрендә үзләренә иптәш булыр, дип, тагын бер кыз алып кайталар. Ләкин бәхетле чаклары гына озакка бармый шул. Тормышта шатлык белән кайгы янәшә йөри, диләр. Ни кызганыч, Гөлнарның гомере бик кыска булды. Шушы авыр чакларында ир белән хатын бер-берсенә таяныч-терәк булдылар, бу кайгыны икәү бергә күтәрделәр. Кайгылары әз генә сүрелеп, тормышлары җайланып кына барганда авырып-нитеп тормыйча гына ире Илдус та үлеп китте. Аллаһы Тәгалә кешегә кайгыны сынау өчен бирермен, дигән. Ул бу хәсрәтне бик авыр кичерде, аннан арыну җиңел булмады. Аның төшенкелеккә бирелгән, тормыштан күңеле кайткан чаклары да булмады түгел, ләкин ул балалары хакына булса да яшәргә кирәклеген аңлады...
Кызлары икесе дә Чистайда яши, алар аңа таяныч та, терәк тә. Гөлназ ире Илназ белән нәни Илгизне үстерә, Гөлүсә кибеттә эшли. Зәлидә апа хәзер аларның шатлыгына сөенеп гомер кичерә, аларның кунакка кайтуын сагынып көтеп ала. Бүген ул бик бәхетле, чөнки ул Әни дә, Зур әни дә.
Зәлидә апа, сине шушы олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа бәхет-сөенечләр, балалар рәхәтен, оныклар шатлыгын күреп, озын-озак яшәвеңне теләп калабыз. Туачак таңнарың нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай, кайгыларга бирешмичә, елмаеп яшә, картаерга ашыкма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев