«Язылган өчен телевизор»
Уенда катнашу өчен безнең басмага язылган өч квитанциянең күчермәләрен җибәрегез. Без традициягә тугры калабыз һәм кыйммәтле призлар сыйфатында яңадан телевизор, санлы фотоаппарат, йон одеал уйнатабыз.
Язылыгыз, укыгыз һәм «ТАТМЕДИА»АҖ дан призлар отыгыз!
Катнашучы булу бик җиңел:
1. Акциядә катнашучы басмалар белән танышырга.
2. Теләсә нинди уңай ысул: почтада яки интернет аша кимендә өч басмага 2019 елның беренче яртыеллыгына алты айга язылырга.
3. Язылу квитанцияләре күчермәләрен яки язылган өчен онлайн-түләү турында бастырып алынган кәгазьне, контакт телефоныңны һәм “Акция” тамгасын күрсәтеп, почтада конверт белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йортка яки электрон почта буенча podpiska@tatmedia.ru га җибәрергә.
Акция шартлары турында тулырак үзебезнең аlekseyevsk.ru сайтында укыгыз.
Нет комментариев