КАЯ ТӘГӘРИБЕЗ?
Күптән түгел социаль челтәрдә Кыр Шунталысы авылында яшәүче мөгаллимә Фидания ГАФИЯТУЛЛИНАның беренче каналда бара торган "Пусть говорят" тапшыруының чираттагысын караганнан соң туган язмасына юлыктым. Бәхеткә каршы, дисәм дә була, әле дә ярый мин ул тапшыруны күрми калганмын, чөнки мин дә нәкъ Фидания ханым кебек борчылыр һәм андагы гаделсезлекләргә күз йома...
- Мин телеман түгел. Күңел ачу программалары, сериаллар, кинофильмнарга озак текәлеп карап утыра алмыйм, күбрәк рус телендә бара торган авторлык программаларына өстенлек бирәм. Мин яшәгән бүгенге дөньяда нәрсәләр бар икән, дип түгел, ешрак кешеләрнең, җәмәгатьчелекнең реакциясе шул хәлләргә нинди икән, дип карыйм.
Бүгенге «Пусть говорят» күпләрдә уйлану тудыргандыр, дип уйлыйм. «Анда гел сүгенү, гел сүгенү». Күпме икән без -татар илендә, аның авылларында, шәһәрләрендә, Рәсәйдә,… шул дәрәҗәгә төшкән, әшәке телгә лаек булган аналар?
Күз алдымда студия диванында күз яшьләрен көчкә тыеп утырган ана 16 яшьлек кызы тарафыннан адым саен сүгенү сүзе генә ишетә, шул баланы ялгыз үстерә, очын-очка ялгап яши торган бер хатын. Экраннан күземне дә ала алмыйча ана белән баланы түгел, студиянең реакциясен күзәтәм. Гаҗәпкә калып күзәтәм. Теләсә кайчан китеп, теләгәндә кайтып, атнасына бер генә тапкыр (көн дә түгел!!!) аракы эчеп кайтып, мәктәбенә барырга өч тапкыр уятканнан соң, дүртенчесендә әнисенә сүгенеп кычкыра торган бала, кыз бала, чыннан да бик мескен, яклауга мохтаҗ икән. Әнисенең сиделка булып эшләп йөрүенә дә, аның матур киенә алмавына да хурлана бичара бала. Әнисенә сайттан эш тә тапкан хәтта - 30 меңлек эш хакы белән. Әнисе кебек буласы килми аның - ун меңгә эшләп йөрмәячәк ул. Залдан бу репликага реакция булмасмы дип көтәм - юк. «Гаепләнүчеләр эскәмиясендә» утырган хатын ничек ул акчага фатирга түләп, ике кешене ашатып, эчертеп, кием-салымын алып, кызга репетитор яллап яши ала икән соң?! Бала бер дә ач-ялангач торганга охшамаган. Залдан бер ханым исә канатланып, үзен мисалга китерә-китерә әни кешегә үзен ничек кызына лаек булырга өйрәтә. Алтмыш биш яшендә булуына карамастан, аның оныклары әбиләре белән горурланалар икән, чөнки ул моның серен белә - заманча киенергә, үзеңне тонуста тотарга кирәк икән. Өшеп киттем - минем оныклар да тора-бара чиркану хисе кичермәсләрме икән - үземә әлегә ярар, бар бит әле диеп, Камилгә телефондыр, планшеттыр алынгалый бит. Студиягә килеп, сөйләү сәләтен дә югалткан әнигә карап, үзебезнең буын әниләрен уйлыйм. Күбесе сугыш чоры балалары, минем буын сугыштан соңгы 15-20 еллар эчендә туган балалар. Кайсыбыз әниләргә шундый таләпләр куеп, чагыштырып, гаепләр өя алды икән?! Балаларга бармак белән дә чиртмәгән, тик кырыс гаиләдә үстем мин.
Җәйге каникуллар гына түгел, кара көзләр дә авыр эш белән үтеп киткән. Сиксән өч яшен тутырган әнигә нишләп безне шулай җәфаладыгыз соң, диимме? Без генә түгел, чоры белән шул - эш кадерен белә, ата-анага рәхмәтле була белә торган балалар үскән.
Җәмгыять ике катлауга аерыла баруына торган саен игътибар итәбез, күптән башланган процесс икән бит ул! Әнә кешеләр, минем буын вәкилләре, хатынның матди хәле турында уйлап та бирми. Залдан бер-ике генә талпыныш булды -конфликтның нигезе -гаиләнең финанс хәледер дигән фикер әйтелде. Малахов та, залдагылар да куәтләмәде, күтәреп алмады ул фикерне, ә киңәш бирүләр дәвам итте. «Челтәрле пеньюар» белән сак кына килеп, сак кына уятырга тиеш икән кызны әни кеше. Уятмаска, дигән фикер дә булды. Бер көн, ике, өч көн тормаса - аннары үзе уяна ул! Әгәр бер ай мәктәпкә бармаса, әни кеше жавап тотарга тиеш була түгелме соң?! Бер кеше тарафыннан да кызга бу турыда кисәтүче булмады. Хәер, ул гынамы соң, әни кешенең сәгать икедә исерек кайткан кызның төне буе косып чыгуы да, кайтмыйча калуы турындагы фикерләре дә чүп кенә икән. Әнә микрофонны горур тотып студиядә берәү үзенең унөч яшьтә эчә-тарта башлавы, әнисе белән сугышуы (!!!), тагын әллә нихәтле яшьлек геройлыклары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Алкышлар!!! Фикердәш хәтта кыз янына күчеп утырды. Тапшыру инде бу вакытта ахырына якынлаша иде. Торган саен сәгатькә карыйм. Бәхәсне әз генә булса да тиешле юнәлешкә борып җибәрүче булмасмы икән, дип өметләнәм. Ә ул бөтенләй башка юлга кереп китә, программаның йомшак күңелле вәкилләре кыз өчен шопинг оештыра. Кул чапкан студиягә исем китеп, әни кеше белән бергә елыйм.
Кая тәгәрибез без?! Нинди тормыш кыйммәтләрен алга сөрәбез ?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев