Туа бала… беренче көннән үк
Өмет белән туа дөньяга...
Үксеп елый бала, нигә, ана,
Калдырасың аны ятларга?
Язмыш нигә ачы көлә икән
Бер гөнаһсыз сабый баладан:
Бармы икән кадерлерәк нәрсә
Туган илдән, газиз анадан!
Табарга да кирәк түгел иде
Наз-җылыңны бездән
жәлләгәч,
Нәрсәгә без килдек бу дөньяга
Әткәй-әнкәй назы күрмәгәч....
1 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗметдинова "Кайгырту" балалар приютына барганнан соң язган мәкаләсен шундый шигырь юлларыннан башлап җибәргән.
- Ятимнәр... Балалар йорты. Бу йортның тәрәзәләреннән үк сагыш чагыла... Биредә күпме ачы язмыш ятканлыгын аңлагангадырмы, күңел шушы очрашуга дулкынлангангадырмы... инде якынлашып аяк атлаган саен адымнар акрыная, сагая, йөрәк тибеше ешая...
Бик матур итеп төзелгән, ачык төсләргә буялган районыбыз үзәгендәге "Кайгырту" балалар йорты. Капкасыннан керүгә бакчасында көзге дәлияләр моңаеп утыра, икенче якта уен мәйданчыгында таганчыклар, карусельләр барысы да балачакның күңелле мизгелләрен тагын да ямьләндерер өчен булдырылган, матур ачык төсләргә буялган... Тик... бу уен мәйданчыгы гына күңелләрен күтәрәме икән ана назыннан, гаиләдән мәхрүм балаларның?
Илебездә иң кыйммәтле байлык - сабыйлар. Ләкин күп кенә балалар әти-әниләре булып та, ата-анасын күрмичә балалар йортларында үсәләр. Бу сабыйларның кайберләренең аналарын эчкече булганга аналык хокукыннан мәхрүм итеп, балаларын тәрбияләүне дәүләт үз өстенә алган. Кайберәүләрен мәрхәмәтсез әти- әниләре ташлап китә, ятим итә, аларны да шулай ук балалар йортлары көтә... Ә бу йортта күпме моң, ятимнәрнең күпме хәсрәте, аларның күз яшьләре, хисләре...
Районыбызның "Ак калфак" җәмгыяте белән район үзәгендә дә, авылларда да бәйрәмнәр оештырырга күнегеп киләбез. Ә бу юлы инде татар халкының йола, гореф-гадәтләрен таныту, тирәнәйтү максатыннан районыбызның балалар йортына килүебез иде.
Шушы арада гына берничә чара оештырырга уйлап, әлеге йортның җитәкчесе Ирина Байкова белән киңәшләштек. Ул бик теләп риза булып кына калмыйча, үзе дә чаралар тәкъдим итте. Бу изге эшнең балаларга да ошаячагын, алар өчен күңелле буласын әйтте.
Беренче чара итеп без "Татар халык ашлары" дигән чара оештырырга булдык. Билгеләнгән көнебез бик тиз килеп тә җитте. Балалар инде бәйрәм буласын беләләр иде. Бик матур тезелешеп утырдылар. Халкыбызның күңелләргә үтеп керерлек "Галиябану" көе белән бәйрәмебезне башлап җибәрдек.
Әлеге көйне ишетүгә кайбер балалар, күзләрен йомып, гаиләбезне искә төшерәбез, диеп, сихри моң дәрьясына чумдылар... Баштан татар халкы, аның киемнәре, бәйрәмнәре турында сөйләшеп, татарча исәнләшеп, хәлләр белештек. Һәр балага алдан әзерләнгән калфак, түбәтәйләрне кидереп, төп темага күчтек.
Татар халык ашлары турында презентация карадык. Әңгәмә уздырып алдык һәм аш бүлмәсенә чыгып татар халык ашлары белән чәй эчтек. Бәйрәмебез күңелле уеннар белән тәмамланды. "Күпер чыгыш", "Йөзек салыш" уйнадык. Татарча бию көенә биедек.
Балаларга да, тәрбиячеләргә дә чара бик ошады. Балалар, безгә тагын килегез, дип кочаклап озатып калдылар. Аларның туган йортларын, туган-тумачаларын, әти- әниләрен сагынулары күренеп тора. Аналары исән була торып та, балалар әлеге йортта назга сусап яшиләр.
Алар әле берсе, әле икенчесе килеп, апа, сезне кочакларга ярыймы, дип озак итеп кочаклап торалар, аерыласылары килми. Ә инде икенче килгәндә якын кешеләрен күргәндәй сөенеп каршы алалар.
Бу үзәк өзелердәй йортта оештырган икенче чарабыз "Татар халык бизәкләре" темасына рәсем дәресе иде. Дәресне татар халык киемнәреннән башладык һәм андагы бизәкләргә күчтек. Бизәкләрнең өч төрдә булуын аңлатып, рәсемнәрдән карап, кайсы бизәкнең нинди төргә кергәнлеген өйрәндек һәм алдан әзерләнгән шаблон, трафаретлар ярдәмендә эш башладык. Өлкәнрәк сыйныф укучылары рәсемнәрне карап, сәләтлерәкләре үзләре дә уйлап ясадылар. Бер бала да каршы килмәде, авырсынмады, рәхәтләнеп, күңел биреп рәсем ясадылар, төрле төсләргә буядылар, әниләренә җибәрергә, дип фотога да төшереп алдылар. Телләрендә "әни" сүзе яңгырап торды. Кайчан киләчәк әниләре, кайчан килгән, нәрсә дип әйткән....Ә кемнәрнеңдер әниләре бөтенләй дә килми икән...
Әй, ана! Үзең җан өргән, тудырган балаларыңа бер кәлимә сүзең кызганычмы? Нинди җан, вөҗдан белән бу дөньяда яшисең син? Көннәреңне, төннәреңне ничек уздырасың? Тынычлап йоклый аласың микән? Гафу итмәслек ана бит син. Ә сабыйларың шулай да сине кичергән. Алар гаепләмиләр, бары көтәләр... Балалар өчен аналар нинди генә булуларына карамастан, аларга карата балаларның күңелләре саф һәм керсез...
Өченче чарабыз итеп без балалар йорты китапханәсенә татарча китаплар бүләк иттек. Татар телендә бастырылган китаплар, дискларны балалар бик теләп кабул иттеләр. Укыйбыз, тыңлыйбыз дип калдылар. Килгән саен күргән балалар инде безгә ияләштеләр. Әллә кайдан танып алып йөгереп киләләр, яңалыкларын сөйли башлыйлар.
Балалар йорты иркен, матур, чиста. Балаларның тамаклары тук, өсләре бөтен. Тәрбиячеләр алар белән эшлиләр, дәресләр уздыралар, яхшыны яманнан аерырга, әдәпле сүзләрне кайчан, кемгә, ничек әйтергә өйрәтәләр. Аналары бирергә тиеш киңәшләрне бирәләр, тынычландыралар...
Әлеге йортка аяк баскан саен җан сыкрый, күзләргә яшь тула. "Тере ятим"нәр, ата-аналары сау-сәламәт балаларның балалар йортында яшәве -заманыбыз чире. Җавапсызлык һәм мәрхәмәтсезлек кайтавазы. Кошлар һәм хайваннар да шулай эшләми. Ә кеше исемен йөртүче, акыл сәләте булган адәми затларыбызның хәленнән килә бу...
Хөрмәтле хатын-кызлар! Ана дигән бөек исемне горур йөртеп, төп вазыйфабызга тап төшерми, балаларыбызны күркәм тәрбияләп, фатыйха биреп, тормыш юлына аяк бастырып, тормышларында да киңәшчеләре, ярдәмчеләре булсак иде.
Киләчәк буыныбыз өчен ак әбиләр булып, догада, хөрмәттә яшәргә һәрберебезгә дә насыйп итсен!
Ә ятимнәр йортларындагы балаларның хыяллары тормышка ашып, кадерле әтиләренә, әниләренә кабат кайтып, бәхетле балачакларын гаиләләрендә үткәрсәләр иде!!! Амин!
Нет комментариев