Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ләйлә Дамир кызын алтын юбилее белән тәбрик итәбез

Күңелендә - аклык һәм сафлык Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Яхшысы, җайлысы, авыры... Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче. Укытучы - ул юк кына "ташбаш малай"ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез "сәләтсездән" дә,...

Күңелендә - аклык һәм сафлык

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар.

Яхшысы, җайлысы, авыры...

Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче. Укытучы - ул юк кына "ташбаш малай"ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез "сәләтсездән" дә, имансыз "юньсездән" дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Әйе, хөрмәтле остаз белән бергә аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә. Үзе тәрбияләп, "зур тормышка" озаткан балаларның уңышларын бөртекләп, барлап торган педагогның акыллы да, матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.

Ә укытучы күңелендә - горурлык хисе. Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай, чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучыларына карап соклана.

Шулай булмый ни, бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора, ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч, күпме сабырлык, җан җылысы сорый?! Шул фидакарьлек, күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек, әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.

Ә укучылар, үз чиратларында, үзләре ирешкәннәрне алар алдында горурланып күрсәтергә, алар белән уртаклашырга ашыгалар.

Бүгенге мәкаләбез укытучы һөнәренә бөтен сыйфатлары да артыгы белән килеп торган чын укытучы исеменә лаеклы Ләйлә ханым Хәлилова турында. Аны 1 нче Алексеевск

урта мәктәбенең барлык хезмәттәшләре исеменнән Алсу Нәҗметдинова язып җибәргән:

- Ләйлә Дамир кызы Хәлилова 1961 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Кыр Шонталысы авылында 4 балалы Дамир һәм Фаянур гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Шул ук авыл мәктәбендә урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казанга юл тота. "Спартак" берләшмәсендә эшләп ала. Казан дәүләт педагогия институтына кереп, татар теле һәм әдәбияте укытучысы белгечлеге алып чыга. Дипломлы яшь кызны Урта Тигәнәле мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ул анда балаларга белем бирү эшенә нык-лап керешә. Урта Тигәнәленең уңган, булган, асыл егете Хәлилов Әлхәткә кияүгә чыга. Яшь гаилә Кызылъяр авылына күчеп китә. Ләйлә ханым мәктәптә эшләвен дәвам иттерә. Бу елларда аларның мәхәббәт җимешләре дә дөньяга килә. Уллары Илфат һәм кызлары Зөлфия нур өстенә нур булып гаиләне тулыландыралар, ямь өстиләр. 1997 елда Хәлиловларның күркәм гаиләсе Алексеевск бистәсенә күченә. Ләйлә ханым беренче мәктәптә татар телен укыту эшенә керешә, балаларга белем бирүен бүгенге көнгәчә дәвам иттерә. Педагогик эш стажы 29 ел булган бу ханымда, алдан санап кителгәнчә, укытучыга хас барлык сыйфатлар да бар. Хатын-кыз буларак гаилә учагын саклаучы, көләч, уңган, акыллы, ышанычлы, яраткан тормыш иптәше, кадерле әни дә, әти-әнисенең терәге дә, укучыларының яраткан мөгаллимәсе дә ул. Мөлаемлелек, аз сүзлелек, төплелек, зирәклек - аның төп сыйфатлары. Бар эшне дә җайлап, киңәшләр биреп, бәхәсле хәлләр тудырмыйча, җаваплылык белән тырышып төгәл башкара Ләйлә ханым. Өе нур сибеп көлеп тора, гаиләсендә тәртип һәм тынычлык хөкем сөрә, бакчасында гөлләр чәчәк ата. "Ләйлә" исеме гарәпчәдән "төн" дигәнне аңлата. Исеменең мәгънәсендә төн булса да, күңел күгендә тулган ай һәм йолдызлар, күңелендә бары аклык һәм сафлык аның.

Бу көннәрдә Ләйлә ханымның юбилее. 55 яшь тулганда ике "5"ле куярга була, диләр. Аңа ике "5"ле билгесе кую гына аз булыр сыман. Ул бик күп бишлеләргә лаек!!!

Ләйлә ханым! Сиңа гомернең озынын, исәнлекнең ныгын, бәхетнең олысын телибез. Әле кояшлы җәйләр сиңа күп юбилейлар алып килсен. Ак һәм саф күңелең һәрвакыт нурга күмелеп, җан җылысы бөркеп торсын! Хәләл җефетең белән исәнлектә, шатлыкта, балаларыгызның уңышларына, бәхетләренә сөенеп, Ак әби булып яшәрлек хәерле озын гомерләр насыйп булсын!!!

Альбина Хәмитшина:

- "Укытучы булып туарга кирәк", - дигән сүзләр Ләйлә ханым Дамир кызы турындадыр, мөгаен. Баланың эчке дөньясын аңлый белүе, сабыйларны ихлас яратуы белән ул һәр укучының ихтирамын яулады. Ләйлә Дамир кызы ата-аналар белән дә һәрчак уртак тел тапты, аларның киңәшчесе булды, төрле катлаулы хәлләрдән югалтуларсыз чыга белде.

Укытучы булу, ягъни гомерлеккә белем илендә яшәп калу өчен тирән белем, түземлелек, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү кебек бик күп уңай сыйфатлар кирәк. Ләйлә ханым шундыйлардан. Ул - игелекле, кешелекле, искиткеч пакь күңелле кеше. Яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, әдәплелеге, зыялылыгы белән укучылары, хезмәттәшләре арасында үрнәк укытучы ул.

Рәзилә Гадиева:

- Кеше буларак, безнең Ләйлә апада татар хатын-кызларына хас барлык сыйфатлар да бар. Ул сабыр да, тыйнак та, тырыш та, уңган да. Нинди генә эшкә тотынса да, эше гөлт итеп тора. Аның белән кирәк чакта киңәшләшеп тә, эч серләреңне бушатып та була. Без, татар теле укытучылары, үзара аны әниебез кебек күрәбез. Кирәк чакта ул безгә үзенең төпле киңәшләрен бирә, эч серләребезне сөйлисебез килсә, тыңлый белә.

Укытучы буларак, Ләйлә Дамир кызы үз фәнен яхшы белүе һәм балалар күңеленә үтеп керә алуы белән аерылып тора. Ул укыткан укучылар аны хөрмәтләп искә алалар, рәхмәт әйтеп торалар.

Быел Ләйлә апага 55 яшь тула. Шулай булса да, ул кызлар кебек чибәр, шәм кебек төз. Без аңа карап сокланабыз, исәнлек-саулык телибез.

Ләйсән Сөнгатуллина:

- Ләйлә апа минем татар теле һәм әдәбияте укытучым иде. Без дәресләрдә аның чибәрлегенә, озын керфекләренә, чәчләренә, киемнәренә сокланып утыра идек. Ләйлә апа, укытучы буларак, безгә төпле белем, ныклы тәрбия бирде. Татар теле укытучысы һөнәрен сайлауда да ул роль уйнагандыр, дип уйлыйм. Институтны тәмамлап, Алексеевск мәктәбенә эшкә килгәч, без аның белән инде коллегалар буларак очраштык һәм 19 ел буе бергә хезмәт иттек. Коллега буларак та Ләйлә апага күп тапкырлар мөрәҗәгать итәргә, киңәшләр сорарга туры килде. Ул һәрвакыт үзенең төпле киңәшләрен бирде, ярдәм итте. Юбилее уңаеннан Ләйлә апага бәхетле озын гомер исәнлек телим!

Рәзинә Ходайбиргәнова:

-Мин үземнең укытучым Ләйлә апа белән бергә эшләвем белән аеруча да, икеләтә бәхетлемен.

Миңа югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятенә олы мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләп, укытучы хезмәтен сайларга да юнәлеш бирүче Ләйлә апа булды.

Менә инде берничә ел дәвамында иңгә-иң куеп эшләргә насыйп та булган. Ләйлә апа мине генә түгел, башкаларны да, укучыларын да үзенең сабырлыгы, акыллы, төпле белеме белән үзенә җәлеп итеп торды.

Ләйлә апаны шушы гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйсы килә:

Еллар аккан сулар кебек

Сизә икән кем генә...

Тормыш юлын сезнең кебек

Үтә белә кем генә…

Акыллы да Сез, сабыр да

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерегез буйларына

Булсагыз иде Бәхетле!

***

Без дә, үз чиратыбызда, Ләйлә Дамир кызын "Таң" газетасы редакциясе коллективы исеменнән алтын юбилее белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрендә дә матур тормыш, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев