Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Медальләр, концерт, ромашкалар – «Гаилә» паркында бәйрәм

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә» паркында төрле буын вәкилләрен берләштергән бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмнең төп геройлары булып еллар дәвамында мәхәббәтне, үзара хөрмәтне һәм бер-берсенә тугрылыкны саклап килгән гаилә парлары булды.

Кунакларны бәйрәм белән оештыручылар тәбрикләде. Алар гаиләнең һәрвакыт тормыштагы иң зур кыйммәт булып калуын, ә ныклы гаиләләрнең җәмгыять иминлегенең нигезе булуын билгеләп үттеләр. Үзләренең тормыш үрнәге белән яшьләргә илһам бирүче, гаилә традицияләрен кадерләп саклаучы һәм балаларын, оныкларын мәхәббәт һәм үзара аңлашу рухында тәрбияләүче парларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч вакыйгасы – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» җәмәгать медален тапшыру тантанасы булды. Бу бүләк озак еллар бергә гомер иткән, гаилә ныклыгын саклаган, лаеклы балалар үстергән һәм якташларының хөрмәтен казанган парларга бирелә.

Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә уртак тормыш-ларының алтын юбилеен билгеләп үткән Людмила Павловна белән Сергей Николаевич Вилковлар лаек булды. Аларның мәхәббәт тарихы әле балачактан ук башланган, һәм инде илле ел буе тормыш юлларын иңгә-иң куеп үтәләр. Сергей Николаевич озак еллар «Зирекле» совхозында электрик булып хезмәт иткән, ә Людмила Павловна үз гомерен мәгарифкә багышлап, укытучы, аннары Мараса урта мәктәбе директоры булып эшләгән. Икесе дә районның җәмәгать тормышында актив катнашкан, күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әмма иң зур казанышлары дип алар ныклы һәм тату гаиләләрен саный.

Алар өч бала тәр-бияләп үстергәннәр, бүген исә җиде оныкла-рының уңышларына сөенәләр. Аларның йорты әле дә иң якын кешеләрне җыя торган җылы учак булып кала. Вилковлар гаиләсе авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган һәм ныклы гаилә традицияләренең күр-кәм үрнәге булып тора.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале шулай ук Гөлкәй Хәйретдин кызы белән Ильяс Мортаза улы Әхмәтовларга да тапшырылды. Алар инде 39 ел иңгә-иң терәп яшиләр, һәр башлангычта бер-берсенә терәк булып торалар. Ильяс Мортаза улы хезмәт юлын районның агросәнәгать комплексын үстерүгә багышлаган.

Ул «Игенче» совхозы директоры, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, «Родина» колхозы рәисе булып эшләгән. Алексеевск районының Мактаулы гражданы, күп кенә игелекле эшләрнең башлап йөрүчесе булып тора. Гөлкәй Хәйретдин кызы исә 27 елдан артык Россия Пенсия фондының Алексеевск районы идарәсен җитәкләгән, хезмәттәшләре һәм район халкы арасында зур хөрмәт казанган.

Әхмәтовлар ике ул тәрбияләп үстер-гәннәр, бүген исә дүрт оныкларына мәхәббәт белән ярдәм итеп яшиләр. Аларның тормыш юлы – үзара ярдәмнең, хезмәт сөючәнлекнең һәм гаиләгә тугры-лыкның матур үрнәге.

Тамашачыларның көчле алкышлары астында гаилә парларына медальләр, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылд. Бәйрәмдә катнашучылар өчен бу иң тәэсирле миз-гелләрнең берсе булды. Чөнки һәр бүләк артында дистә елларга сузылган уртак тормыш, кайгырту, хөрмәт һәм тормыш сынауларын бергәләп җиңә белү тора.

 

Людмила һәм Сергей Вилковлар:
 – Иң мөһиме – һәрчак бер команда булып калу. Шатлыкларны да, авырлыкларны да бергә уртаклашырга һәм бер-береңә җылы сүзләр әйтергә онытмаска кирәк.


 Гөлкәй һәм Ильяс Әхмәтовлар:
 – Гаилә хөрмәттән башлана. Ышаныч, терәк һәм бер-береңне ишетергә теләк булганда, теләсә нинди сынауларны җиңеп була.

Бәйрәм «Мәхәббәт гомере озын булсын» исемле концерт программасы белән дәвам итте. Район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары гаиләгә, мәхәббәткә, туган йортка һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган җыр-биюләр бүләк иттеләр.

Алып баручылар кунакларга гаилә һәм никахны яклаучылар саналган изге Петр белән Феврония Муромлылар тарихын искә төшерделәр. Бәйрәм символы булган ромашка чәчәге гадәттәгечә сафлыкны, ихласлыкны һәм гаилә бәхетен гәүдәләндерде. Шулай ук балалар тәрбияләүдә, гаилә традицияләрен һәм буыннар чылбырын саклауда гаиләнең роленә зур игътибар бирелде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне район халкына тагын бер кат шуны искәртте: чын мәхәббәт, үзара ярдәм хөкем сөргән туган йорттан башлана. Нәкъ менә шундый гаиләләр көчле җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, ә аларның тормыш үрнәге яшь буынны ныклы һәм бәхетле гаиләләр төзергә рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев