Менә сиңа мә!
Атна буена редакциябезгә район үзәгендә яшәүчеләрдән берничә шалтырату булды. Алексеевскилылар безгә: "Бистә уртасындагы ылыслы агачларны ни өчен кистеләр һәм алар урынында нәрсә булачак? - дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты Александр ХАРИТОНОВ аңлатма бирде.
- Әлеге агачларның яше куркыныч тудырды: агачның корыган ботаклары көчле җилләр вакытында район үзәге инфрастуктурасына гына түгел, аның кешеләренә дә зыян китерергә мөмкин иде. Кисүнең икенче сәбәбе - бик ныкь үскән тамыр системасы да бинаның нигезенә зыян китерә башлады. Районыбыз кешеләрен алга китеп тынычландырып, шуны әйтәсем килә: иске агачлар урынында тиздән яшь агач үсентеләрен утыртачакбыз, алар, һичшиксез, бистәбез кешеләре һәм кунакларын сөендерәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев