Алексеевск районында «Мөмкин булган гимнастика» дип аталган яңа проектка старт бирелде.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә башланган эшнең логик дәвамы һәм үсеше булып тора.
22 апрельдә «Лидер» спорт ком-плексында җылы һәм чын мәгънәсендә берләштерүче очра-шу — проектның презентациясе узды. Анда сәламәтлек мөмкин-лекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, нормотипик балалар, тренерлар, остазлар һәм үзенчәлекле балалар үсешенә битараф булмаган һәркем җыелды.
Бу юнәлештәге барлык проектлар районда «Включайся!» социаль-сәламәтләндерү үзәге катнашында тормышка ашырыла. Әлеге үзәк берничә ел дәвамында си-стемалы рәвештә адаптив физик культураны үстерә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шөгыльләнү шартлары тудыра.
Нәкъ менә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә, шулай ук республика НКО ресурс үзәге булышлыгы белән гамәлгә ашырылган «ДоброДвижение» проекты ярдәмендә районда адаптив спортны алга таба үстерү өчен ныклы нигез булдырылды. Алты ай дәвамында балалар үз мөмкинлекләрен ачты, ә ата-аналар ярдәм, аңлау һәм киләчәккә ышаныч тапты.
«Мөмкин булган гимнастика» проектын гамәлгә ашыру өчен Алексеевск районын сайлау очраклы түгел. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә биредә адаптив физик культураны үстерү буенча җитди һәм эзлекле эш алып барыла. Алдагы про-ектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе яңа инициативаны нәкъ менә бу территориядә башлау өчен мөһим фактор булган.
Бүген бу тәҗрибә яңа үсеш ала. «Мөмкин булган гимнастика» проекты мөһим адым ясый — күнегүләр процессында нормоти-пик балаларны һәм үсеш үзенчәлекләре булган балаларны берләштерә. Мондый формат инклюзия идеяләрен алга этәрүнең ачык мисалы булып тора, анда һәр бала үзен команда әгъзасы итеп тоя.
Бу көнне күп кенә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Ата-аналар уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте: балалар үз-үзләренә ыша-нычлырак, активрак була башлады, тирә-юнь белән аралашу күнекмәләрен яхшыртты. Аеруча остазларның роле ассызыкланды — алар балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә уртак тел табарга, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә.
Чараның иң истә калырлык өлешләренең берсе — каршылыклар полосасын узу булды. Анда балалар һәм ата-аналар «Беренчеләр хәрәкәте» активист-лары ярдәме белән биремнәр үтәде. Бу команда эше, үзара ярдәм һәм ышанычның ачык мисалы булды.
«Мөмкин булган гимнастика» проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булып тора. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала-ларның физик һәм социаль үсе-шенә юнәлтелгән һәм «Хәрәкәт–фикерләү» методикасы буенча гамәлгә ашырыла. Бүген үк беренче нәтиҗәләр күренә: балаларның игътибарын туплау яхшыра, аралашу күнекмәләре үсә, борчылу дәрәҗәсе кими һәм үз-үзләренә ышаныч арта.
Күнегүләр май аенда башланачак һәм төрле форматта узачак — төркемләп, индивидуаль һәм онлайн-дәресләр. Бу проектны гаиләләр өчен мөмкин кадәр уңайлы итәчәк.
Проект җитәкчесе — Елена Маркелова, «Интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр спорты Бөтенроссия федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы-ның төбәк бүлеге рәисе һәм Самара өлкәсендә махсус Олимпиада төбәк бүлеге рәисе. Аның инициативасы һәм партнерлар ярдәме белән проект Татарстанда үсеш һәм киңәю өчен зур мөмкинлекләргә ия.
Нет комментариев