Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: "Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың". Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.
Хөрмәтле райондашларыбыз, бүгенге мәкаләбез иң кадерле, газиз кешеләребез - әниләргә багышлана. Аны 3 нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары татар теле укытучылары Роза КУТУЕВА җитәкчелегендә язганнар. Балаларның чын күңелдән әйтелгән ихлас теләкләре әниләрнең бәйрәмен тагын да ямьлерәк, онытылмаслык итәр.
Адилә Мәхмүтова, 6 нчы сыйныф:
Дөньяда иң яхшы әни - минем әнием
- Минем әниемнең исеме - Алсу. Ул юл төзү идарәсендә эшли. Әниемнең эше никадәр күп булса да, ул минем өчен һәркайчан вакыт таба. Әнием минем үсешем өчен барысын да эшли, мине дөньядагы төрле илләр белән дә таныштыра.
Әниемнең кулыннан барысы да килә: ул тәмле итеп пешерә, кул эшләренә дә бик оста, матур итеп бәйли белә. Әниемнең яхшы сыйфатлары бик күп. Ул матур да, шәфкатьле дә, ягымлы да, йомшак күңелле дә. Мин аны бик хөрмәт итәм һәм яратам, чөнки ул дөньяда иң яхшы әни!
Рәсил Нуретдинов, 6 нчы сыйныф:
Әнием - бик эшлекле
Әниемнең исеме - Люция. Ул Биләр тарих- археология тыюлыгында хисапчы булып эшли. Әнием бик эшлекле кеше, шуңа күрә аның буш вакыты аз була. Шулай булса да, ул эшеннән кайту белән минем укуым, өй эшләрен ничек эшләвем белән кызыксына. Күп вакытта миңа булыша. Минем әнием бик мәрхәмәтле.
Ләкин мин начар билге алып кайтсам, усал да була. Кайвакыт мине ачуланса да ул мине жәлли. Мин әниемне бик нык яратам. Чөнки ул - минем иң кадерле кешем.
Марат Гайфуллин, 6 нчы сыйныф:
Мин әниемне саклармын!
- Дөньяда иң яхшы кеше - минем әнием. Аның исеме - Гөлнара. Шуңа күрә ул гөл кебек матур. Без әнием белән бер-беребезне бик яратабыз.
Әнием минем турыда бик кайгырта. Кайвакыт артыграк та кайгырта кебек. Ул минем өчен барысын да эшләргә тырыша. Миңа әле 12 яшь кенә һәм инде мин берничә тапкыр чит илдә сәяхәттә булдым. Киләчәктә дә әнием мине дөнья белән таныштырыр дип уйлыйм.
Мин әниемне бик кадерлим. Әгәр кирәк булса, мин әниемә һәрвакыт булышырмын һәм аны саклармын!
Эльвина Казилова, 6 нчы сыйныф:
Минем җырчы әнием
- Минем әниемнең исеме - Гөлфәния. Ул бик матур, кояш кебек якты, җылы бирүче әнием. Әниемнең соры-көрән күзләреннән һәрвакыт нур бөркелә.
Әнием район мәдәният йортында методист булып эшли. Ул үзенең эшен бик ярата. Әнием бик матур итеп җырлый. Өлкән абый- апаларны, әби- бабайларны да җырларга өйрәтә.
Әнием бик уңган кеше. Әтием белән мине тәмле ризыклар белән сыйлый. Әнием мине бик кадерләп үстерә. Миңа мәктәптә укырга, дәресләр әзерләргә булыша. Ул һәрвакыт минем теләкләремне үтәргә тырыша. Бервакыт, мин бик теләгәч, кечкенә песи баласын да алып бирде.
Әнием - минем иң беренче ярдәмчем. Шуңа күрә мин дә аңа һәрвакыт булышам, әнием кебек уңган булырга телим. Мин үземнең әниемне бик яратам!
Иркә Шәйхетдинова, 7 сыйныф.
Әниемә мәдхия...
Әниемә багышлап, мин,
Булдым шигырь язарга.
Укыйм әле мәдхиямне
Әниемә, тик аңа!
Башлыйм әле исеменнән,
Затлы исем- Гөлия.
Барлык күркәм сыйфатлар да
Сыйган минем әнигә...
Көләч йөзле, тәмле сүзле,
Андагы ягымлылык!
Кайдан иңгәндер аңарга
Искитмәле сабырлык.
Үзе уңган, үзе пөхтә,
Бик оста ашка- суга.
Өебезгә нурлар иңә,
Тылсым бар карашында.
Матур гөлләр дә үстерә,
Үзе дә тиң гөлләргә.
Тик бәхет- шатлыклар телим
Яраткан әниемә!
Камилә Хәсәншина, 6 нчы сыйныф:
Әнием - күпьяклы талантлы кеше
- Минем әниемнең исеме - Фалия. Миңа калса, бу дөньяда иң яхшы кеше -минем әнием. Ул бик тыйнак һәм искиткеч яхшы.
Минем әнием бик оста хуҗабикә. Ул бик тәмле ризыклар пешерә. Әнием пешергән бәлешләрне кунакларыбыз да бик яратып ашыйлар.
Минем әнием - бик кайгыртучан кеше. Ул безгә матур- матур киемнәр ала.Үзе дә бик килешле мөселман киемнәре кияргә ярата.
Ул бик җаваплы эш башкара. Әнием - журналист. Район газетабызда басылып чыга торган әхлак темасына язылган мәкаләләрен райондашларыбыз яратып укыйлардыр, дип уйлыйм.
Әнием- бик тыйнак кеше. Шулай булса да, анын күңелендә юмор да бар. Бик еш кына ул үзенең юморы белән безнең күңелне дә күтәрә.
Без әнием белән төрле сәүдә үзәкләрендә йөрергә бик яратабыз. Ә кичләрен Скандинавия таякларын алып саф һавада йөреп керәбез. Аллаһы Тәгаләмнән әниемнең һәм якыннарымның беркайчан да авырмавын гына сорыйм.
Рәсим Кәримов, 8 нче сыйныф:
Бердәнбер кадерле кешем
- Минем әниемнең исеме - Гөлнур. Аңа утыз биш яшь.Уртача буйлы, көрән чәчле, зәңгәр күзле әнием- минем өчен иң матур әни.Минем әнием бик яхшы кеше. Ул һәрвакытта да мине аңлый. Авыр вакытларда миңа булыша.
Әнием мәктәптә бик яхшы укыган. Хәзер ул "Эдем" ЧҖҖ да эшли. Кайвакытта мин ул эшләгән җиргә барам һәм аңарга булышам. Әнием бик тәмле ризыклар пешерә. Мин аның ризыкларын бик яратып, тәмле, дип ашыйм.Ул мине һәр көн мәктәптән ачык күңел белән каршы ала.
Әни безнең өчен һәр очракта да беренче урында булырга тиеш. Мин әниемне бик яратам, чөнки ул минем бердәнбер кадерле кешем. Әнием, мин сине бик яратам һәм синең белән горурланам!
Айтуган Сөнгатуллин, 7 нче сыйныф:
Минем эшлекле әнием
- Дөньяда иң матур исем - минем әниемнеке. Бу исем - Гөлчәчәк. Әнием- бик эшлекле ханым. Ул бик җаваплы эш башкара. Дүртенче мәктәптә инглиз теле укытучысы һәм җитәкче булып эшли.
Әниебез өйдә дә бик күп эшләр эшли. Без әтием һәм апам белән аңа булышабыз.
Киң күңелле әниебез теләсә кайсы вакытта безгә ярдәмгә килә. Без әниебезне бик яратабыз, аңа сәламәтлек телибез.
Илдан Хәйбуллин, 7 нче сыйныф:
Сау- сәламәт бул, әнием!
- Минем әниемнең исеме - Рәзилә. Кара чәчле, көрән күзле, бик матур итеп елмаючы әнием - дөньяда иң матур әни. Әнием дүртенче мәктәптә тәрбияче булып эшли. Бакчада тәрбияләнүче балаларны да, безне, үз балаларын да бик ярата.
Әнием- бик эшчән хуҗабикә. Шуңа күрә безнең өйдә һәрвакыт чиста, тәмле ашлар пешкән була. Минем әнием үзенең туган авылы Тигәнәлегә кайтырга ярата.Чөнки авылда аның әтисе һәм әнисе һәрвакыт көтеп торалар.
Шулай ул мине дә әти- әниләрне хөрмәт итәргә өйрәтә . Мин дә әниемне хөрмәт итәм һәм аны бик яратам. Мин әниемне беркемгә дә бирмим. Аңа исәнлек- саулык, бәхет телим.
Айназ Мирзагалиев, 7 нче сыйныф:
Оҗмах әниләрнең аяк астында!
Кирәк булса...
Тауга җилкәсендә алып менә,
Дөньяны елмаеп уята,
Син теләгән һәр нәрсәне эшли,
Һәм ул сине өзелеп ярата.
Беләсезме?..
Бу шигырьне кем турында язам,
Багышлыймын аны мин кемгә?
Иң яраткан , изге Әниемә-
Иң матур, кадерле кешегә!
Әнидәндә якын кеше юк,дип
Аңлатырга телим барысына:
"Оҗмах була икән бик якында -
Әниләрнең аяк астында!"
Вадим Баранов, 7 нче сыйныф:
Әнием- киңәшчем
- Минем әниемнең исеме үзе кебек матур -Надежда. Ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул бик акыллы, тәртипле, тырыш, уңган әни. Миңа һәрвакыт яхшы киңәшләрен бирә, ярдәм итә. Без әтием белән әниебезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, аңа сәламәтлек, бәхет телибез.
Динара Вәлиева,7 нче сыйныф:
Әнием- иң якын дустым!
Минем әниемнең исеме - Светлана. Ул бик матур, бик чибәр, бик яхшы кеше. Әнием Апас районы Шәмәк дигән авылда туган. Кара чәчле, көрән күзле әниемнең йөзе гел елмаеп тора. Аның куллары да алтын. Безгә тәмле ашамлыкларны пешереп кенә тора.
Әнием авыр вакытларда һәрвакыт ярдәм итә. Мине аңлап, яхшы киңәшен бирә.Ул мәрхәмәтле, иң якын дус та. Мин әниемә бәхет, шатлык, изге гомер телим.Аны хөрмәт итәм һәм бик яратам. Чөнки ул дөньяда иң яхшы әни.
Линар Гайнуллов, 8 нче сыйныф:
Бу язмамны мин иң кадерле кешемә - әниемә багышлыйм
- Әниемнең исеме - Алия. Аңа утыз сигез яшь.Кыска көрән чәчләре һәм көрән төстәге зур күзләре әниемне бик матурлыйлар. Ул "Эдем" ЧҖҖда кондитер булып эшли.
Безнең гаиләдә ике бала: мин һәм сеңелем Азалия. Әнием безне бик ярата һәм безгә үзенең кайгыртучанлыгын күрсәтә. Кайвакыт ул безне шелтәләп тә ала, ләкин, минемчә, бу усаллыктан түгел. Ул безгә шулай үзенең киңәшләрен бирә.
Әниебез гаилә өчен бик күп тырыша, ә без аңа булышабыз.Буш вакытларда без бассейнда, җәй көннәрендә елгада йөзәбез, урамда уйныйбыз. Әнием безне ярата, без дә аңа ярату белән җавап бирәбез.
Дамир Гыйльманов, 8 нче сыйныф:
Исән-сау бул, әнием!
Минем әниемнең исеме - Венера. Аңа кырык яшь. Минем өчен әнием - дөньядагы иң матур кеше. Аның күзләре көрән төстә, кап-кара сызылган кашлары, кара-кучкыл төстәге кыска чәчләре үзенә килешеп тора.
Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик оста пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан да тәмле ризык юктыр. Кайвакыт мин берәр төрле шуклык эшләсәм, ул мине яратып кына ачулана.
Һәр кеше өчен әнисе-иң матур, иң яхшы, иң кадерле кеше. Минем өчен дә шулай. Мин әниемнең исән-сау булуын телим!
Дамир Хунафеев, 8 нче сыйныф:
Әниләрне рәнҗетергә ярамый
- Бүген мин "Оҗмах әниләрнең аяк астында" исемле спектакль язмасын карадым. Кайчандыр безнең өченче мәктәптә укыган укучылар куйган аны.Бик мәгънәле спектакль булган ул."Аталар" һәм "балалар" проблемасы турында.
Спектакльнең төп героинясы Мәрьям типтереп яшәргә генә тели.Тормышында бернинди максаты да юк. Әнисенең сүзен тыңламый, аңа карата бик мәрхәмәтсез була. Шул сәбәпле әнисендә йөрәк авыруы башлана.
Мин яшьләргә шундый киңәш бирергә телим: беркайчан да әнине рәнҗетергә ярамый. Ана баласына беркайчан да начарлык теләми һәм начар киңәш бирми.Әниләрне яратырга һәм аларны беркайчан да ташламаска кирәк.
Мин үземнең әниемне бик яратам.Минем әниемнең исеме - Әлфия. Көрән күзле, алтынсу чәчле бик матур әниемә карагач, минем күңелем күтәрелә.Ул мине тәмле ризыклар белән сыйлый. Әнием бервакытта да ачуланмый, чөнки ул безне бик ярата.
Әминә Сафдарова, 7 нче сыйныф:
Азизә исемле газиз әнием
Минем әниемнең исеме - Азизә. Ул минем өчен иң газиз, иң мәрхәмәтле, иң акыллы әни. Әниемнең көрән күзләре, мәрхәмәтле елмаюы, кыска кара чәчләре, матур алкалары үзенә килешеп тора.
Әнием бик акыллы, укымышлы кеше.Китаплар укырга, кроссвордлар чишәргә ярата, матур итеп бәйли дә белә. Өйне дә һәрвакыт чиста тота. Миңа өй эшләрен эшләргә дә булыша. Ул кайчандыр математика укытучысы булган. Шуңа күрә минем дә математикадан эшләрем һәрвакыт дөрес була.
Әнием мине,ничек булсам, шулай ярата. Кирәк вакытта ярдәм итә, мине һәрвакыт аңлый, яхшы киңәшләр бирә, мине һәрвакыт кайгырта. Шуңа күрә мин әниемнең кадерен белергә тырышам.
Илсинә Вәлиуллина, 7 нче сыйныф:
Минем мөлаем әнием
- Минем әнием- минем өчен бик кадерле кеше. Аның исеме - Илисә. Мин әниемнең матур итеп елмаюын, зур көрән күзләрен бик яратам.Минем әнием бик шәфкатьле, кешеләр белән бик мөлаем сөйләшә белә. Шуңа күрә аны бөтенесе дә яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мин әниемне бик яратам, аның белән горурланам һәм аңа бәхет- шатлык телим.
Илназ Сәйфуллин, 6 нчы сыйныф
Минем әнием барысыннан да яхшырак
- Төрле кешенең әнисе төрле була. Ә иң мөһиме: һәркемнең әнисе үзе өчен иң кадерлесе була. Минем әнием Талия - минем иң якын кешем. Мин аны дөньяда иң яхшы әни дип саныйм. Мин һәрвакыт әниемнең яратуын, кайгыртуын, мине сакларга тырышуын тоеп яшим. Әниемне Әниләр көне белән котлыйм, аның исән- сау, бәхетле булуын телим.
Илсаф Зарипов, 8 нче сыйныф
Минем иң кадерле кешем
- Минем өчен дөньяда кадерле кеше- ул минем әнием. Аның исеме - Гөлназ. Ул кешеләргә һәрвакыт ачык күңелле һәм ярдәмчел. Авыр чакларда миңа да ярдәм итә һәм яхшы киңәшләр бирә.
Әниемнең ике баласы бар: мин һәм минем сеңелем Камилла. Әнием туган көннән башлап безнең турыда гел кайгыртып яши.Үзенең тормыш тәҗрибәсен безгә дә бирә.
Әниебез ризыкларны бик оста пешерә.Ул пешергән ашамлыклар бик тәмле булып чыгалар. Әнием янында аш бүлмәсендә һәрвакыт сеңелем дә кайнаша, чөнки әнием сеңелемне дә ризыклар пешерергә өйрәтә.
Әтиебез эштән кайтканда, өстәлдә һәрвакыт тәмле аш әзер була. Ә без сеңелем белән әнигә булышырга тырышабыз: савыт-сабаларны, идәнне юабыз, тузан суыртабыз.
Әниебез чәчәкләр үстерергә бик ярата. Урамыбызда иң матур чәчәк бакчасы безнеке, чөнки әниебез чәчәкләрне бик яратып, бөтен күңелен биреп үстерә. Бу матурлыкны тудыруда мин дә булышам: чәчәкләргә суны мин сибәм.
Мин әниемнең һәрвакыт елмаюын һәм исән булуын телим. Әниләрне һәрвакыт яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, чөнки әни ул - иң кадерле кеше Әнисез кеше - иң бәхетсез кеше. Әнием булган өчен мин Аллага бик зур рәхмәтле!
Адилә Кәлимуллина, 5 нчы сыйныф
Әнием- яклаучым
- Дөньяда иң яхшы кеше -минем әнием Эльмира. Иң яхшы, чөнки мине һәрвакыт яклый, саклый, гафу итә һәм миңа булыша. Иң яхшы, чөнки ул - иң тәмле пешерүче. Әнием лагман ашын бигрәк тә тәмле пешерә.
Үзенең осталыгына апам белән мине дә өйрәтә. Без төрле ашамлыклар әзерләгәндә экспериментлар да ясыйбыз. Мин буш вакытларымны әнием белән бергә үткәрергә яратам. Аның белән беркайчан да күңелсез булмый. Мин әниемне бик яратам. Аның сәламәт, бәхетле һәм һәрвакыт минем белән янәшә булуын телим!
Фазыл Миңдубаев, 6 нчы сыйныф
Әнием туган телне өйрәтә
- Минем әнием Урта Тигәнәле авылында туып үскән. Ул Алсу исемле. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кечкенә балаларга татар телен өйрәтә. Әнием бакчадагы балаларны ярата.
Ә сеңелем белән мине бигрәк тә ярата. Безгә дәрес әзерләргә булыша, төрле- төрле тәмле бәлешләр, коймаклар, тортлар белән сыйлый. Безне тәртипле итеп тәрбияләргә тырыша.
Без әтием һәм сеңелем белән әниебезне бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз.
Нет комментариев