Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россия Герое Сугышчан дан музеенда

Чәршәмбе көнне районга Төньяк Кавказ төбәге территориясендә терроризмга каршы операция вакытында батырлык күрсәткән Россия Герое Алексей Кораблев килде.

Әфганстан һәм Төньяк Кавказ сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы «ФОРПОСТ» үзәге белән берлектә аграр көллият студентларын герой белән очрашуга чакырды. Чара Сугышчан дан музеенда узды.

Кунакны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин сәламләде, ул Алексей Михайловичка Алексеевск районы турында «На Камских берегах» исемле китап бүләк итте.

Россия Герое Алексей Кораблевның батырлыгы турында видеороликны җыелучылар дулкынлану хисе белән карадылар. Ул көндәге вакыйгаларны искә алу, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирү Алексейның үзенә дә җиңел булмады.

Геройга район хәрби комиссары Владимир Макаров, Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов, Әфганстан һәм Төньяк Кавказ сугыш хәрәкәтләре ветераннары да үз сорауларын бирделәр. Әфганстан һәм Төньяк Кавказ ветераннар советы рәисе Николай Гордеев Ватаныбызның булачак сакчыларына: «Армия хезмәте ул–чын батырлык мәктәбе, чын ир-ат дип аталу хокукын җитди тикшерү. Тынычлыкны һәм үз Ватаныңны саклаудан да мөһимрәк бурыч юк» дип мөрәҗәгать итте.

Очрашу азагында «ДОСААФ» җирле оешмасы идарәсе рәисе Владимир Иванов быел Республика ДОСААФы белән үткәрелгән хәрби-патриотик чаралар турындагы журналны тапшырды.

Сугышчан дан музееннан соң, Алексей Михайлович Воскресенск чиркәвенә барды, ул анда сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булучылар, ә исән-сау калганнарның саулыгы өчен шәмнәр куйды.

Көллият студентларын да Герой белән очрашу битараф калдырмады. Беренче курс студенты Станислав Шейн үзе өчен шуны билгеләп үтте: көчле һәм батыр кешеләрнең төп сыйфаты – үз куркуларын җиңү һәм ахырга кадәр үз бурычларын үтәү.

-Кешегә үзенә узарга туры килгән әрнүне искә алуы, әлбәттә, бик авыр. Бүген без Россия Герое өчен ул еллардагы вакыйгаларны искә алу ничек авыр булганын үз күзләребез белән күрдек. Үзем өчен шуны күңелемә кертеп куйдым, бервакытта да дусларны сатмаска һәм үз Ватаныңа намус белән хезмәт итәргә.

- Иң мөһиме, нинди генә хәлдә дә кеше булып калырга кирәк дип, дустының сүзләрен җөпләде Данила Князев.

 

Герой батырлыгы

Кораблев Алексей Михайлович 1979 елның 21 мартында Чистай районы Галактионово авылында туа.

1999 елның октябрендә үз бүлекчәсе составында икенче Чечня сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен Чечен республикасына килә. Бамут, Шали, Урус-Мартанны алу операцияләрендә катнаша.

2000 елның 15 гыйнварында полкның разведка төркеме Чечнәнең Шалинск районы Дуба-Юрт авылы тирәсендә сугышчылар белән ныгытылган 950.8 биеклектә төп көчләрдән аерыла һәм камауга алына. Сугышчылар полк артиллериясе ярдәме белән бер тәүлек диярлек сугыш алып бардылар. Әмма хәл кискенләште: сугыш кирәк-яраклары бетте диярлек, дошман бөтенләй дә якынлашты, дошман бердәнбер

биеклеккә менү юлын утта тотты. Командир чигенергә боерса да, юл бер генә иде - күп метрлы текә таш авышлык аша, төркем нәкъ менә аңа береккән иде дә инде. Рядовой Кораблев бу шартларда иптәшләренең чигенү юлын сакларга кала. Шунда ул үзенең дүрт сугышчы иптәшен коткара. Аннары үзе дә упкынга сикерә, каты имгәнүләр ала, әмма исән кала. Иптәшләре янына үзе дә авырлык белән генә барганда, разведка төркеменнән каты яраланган сугышчан дустын табып, аңа медицина ярдәме күрсәтә һәм тәүлек буе үз өстендә күтәреп йөртә, аны Федераль гаскәрләр урнашкан урынга илтә. Төньяк Кавказ төбәге территориясендә терроризмга каршы операция үткәргәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты 2000 елның 28 июнендәге Указы белән Кораблев Алексей Михайлович Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев