Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сөекле, хөрмәтле хатын-кызлар!

Яз үзенең хокукларына керде, ә аның белән бергә иң яраткан һәм ир-егетләрнең йөрәкләрен дулкынландыра торган бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне.

Аллаһы Тәгалә һәм табигать хатын-кызга дөньяга Мәхәббәт һәм Игелеклелек алып килү, өй учагын саклау һәм аны аерым бер мәгънә белән тутыру, нәселне дәвам иттерү бурычын алдан ук билгеләгән. Хатын-кызларыбыз гомер-гомергә үзләрендә ягымлылык һәм катылык, зирәклек һәм мәңге яшь булу кебек сыйфатларны берләштерәләр. Гаиләдәге һәм производстводагы мәшәкатьләр - хатын-кызлар җилкәсендә. Шуның белән бергә сез аңлавыгыз, киңәшегез һәм елмаюларыгыз белән безгә булышу өчен беркайчан да күңел җылыгызны кызганмыйсыз. Бездәге иң яхшы, изге сыйфатлар өчен без сезгә бурычлы, яраткан әниләребез, хатыннарыбыз һәм апа-сеңелләребез. Тормышны хатын-кыз матурлыгыннан һәм мөлаемлылыгыннан, яхшылыгыннан һәм нәфислегеннән башка күз алдына да китереп булмый. Табигать хатын-кызга биргән бөек мәхәббәт көче дөньяны үзгәртеп җибәрә, аңа яктылык һәм гармония, якты хисләр һәм язгы сафлык өсти. Сез бүләк итә торган күңел җылысы һәм кайгыртуыгыз безгә авыр вакытларыбызда булыша, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт уята.

Хатын-кызлар - табигатьләре белән иҗат итүчеләр. Сез яңа идеяләр алып киләсез, һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлеге өлкәләрендә иң кыю теләкләрне тормышка ашырасыз. Производствога, белем бирүгә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә һәм сәнгатькә, спортка, иҗтимагый тормышка керткән өлешегез бәяләп бетергесез.

Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сезнең өчен һәрчак терәк булуын, өегездә тынычлык һәм муллык хөкем сөрүен, ә балаларыгызның һәм оныкларыгызның сәламәт, акыллы һәм яхшы күңелле булып үсүләрен телим! Тирә-яктагы бөтен нәрсәне иҗади яктан үзгәртергә теләвегез, чиксез мәхәббәтегез, таяныч булуыгыз һәм ягымлылыгыгыз, зирәклегегез һәм гүзәллегегез өчен ихлас рәхмәтемне кабул итегез.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы

Владимир Козонков

Район хатын-кызларын Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары да яз бәйрәме - 8 нче Март белән котлыйлар!

Аларның барысына да чын күңелдән тыныч тормыш, ир-атларның игътибарын, бәхет, ярату һәм матурлык телиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев