Шимбә көнне "Оазис"ның банкет залында район авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәрен сәламләделәр. Район башлыгының кабул итүенә ике йөзгә якын авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм фермер хуҗалыгы алдынгысы: игенчеләр һәм терлекчеләр җыелды.
Мондый чара быел рекордлы уңыш җыеп алган, мул сөт саву һәм ит җитештерү буенча әйбәт темпны тотып торучы кешеләргә рәхмәт йөзеннән үткәрелде. Әлеге хезмәтчәннәр аркасында өстәлләребездә ипи дә, сөт тә, ит тә бар. Район башлыгы Владимир Козонков тикмәгә генә, бу ел район аграрийлары өчен үзенчәлекле ел булды, дип әйтмәгәндер:
- Корылыклы 2010 елдан бирле алган уңыш өчен сөенү һәм бергә җыелу өчен сәбәп булганы юк иде әле. Шуңа күрә безнең бу залга җыелуыбыз гадел һәм без моңа лаек. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәребезнең бөтен зур армиясенең иң яхшылары бирегә җыелды.
Без әйбәт уңыш - 151 мең тонна ашлык җыеп алдык. Бу күрсәткеч буенча республикада беренче унлыкта торабыз. Уңышлылык - һәр гектардан 34 центнер. 90 мең тонна сенаж, 80 мең тоннага якын силос, 16 мең тонна печән әзерләнде.
Сорау аеруча да зур булган культуралар үстерелде, аларның ассортименты киңәйтелде: 8,5 мең гектар көнбагыш, мең гектар чөгендер, 3000 гектарга якын соя үстерелде, люпин һәм башка культуралар чәчелде. Мин, һава шартларыннан, районыбыз территориясеннән, сөрү җиреннән, техникадан һәм кеше капиталыннан максималь файдаландык, дип саныйм.
Без шулай ук киләсе уңыш турында да кайгырттык: 20 мең гектардан артык көзге культуралар чәчтек, алар матур булып шытып чыктылар. Терлекчеләргә килгәндә, сез инде беләсез: безнең районда 26 мең мөгезле эре терлек бар, бу - бездә яшәүче кешеләргә караганда күбрәк. Без бозауларны киләсе ел дәрәҗәсендә саклап тотабыз.
Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертәләр. "Алга" колхозында 800 терлеккә исәпләнгән бик сыйфатлы терлекчелек бинасы төзелде. "Алексеевское" халык предприятиесендә өч мең савым сыерга комплекс төзелеп килә. Ике мең сыер анда урнаштырылды инде. Бишенче һәм алтынчы комплекслар төзелеп бетеп килә.
Хуҗалыкта җылы машиналар кую урыны, контора төзелде. Техника кайта: әле шушы көннәрдә генә биш К-700 тракторы алынды. Инвесторларга рәхмәт әйтәсем килә, чөнки авыл хуҗалыгына акча кертү районны, республиканы һәм илне үстерүгә акча кертү дигән сүз ул.
Районда бистәнең күп кешесе эшли торган Алексеевск сөт заводы да бар, анда ярты миллиард сумлыкка якын продукция җитештерелде. Җиңел булмаган хезмәтегез һәм әйбәт эшләгәнегез өчен сезгә тагын бер кат рәхмәт һәм алдыгызда баш иябез.
Сәламләү сүзеннән соң Владимир Константинович районның иң яхшы хезмәтчәннәрен Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Шулай ук рәхмәт сүзе белән алексеевскилыларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та мөрәҗәгать итте, ул, алексеевскилылар Татарстанда рекордлы уңыш алуга лаеклы өлеш керттеләр, дип билгеләп үтте.
Фермерлар Фәрит Яруллинны, Айдар Зиннәтуллинны һәм "Алексеевское" халык предприятиесе сыер савучысы Светлана Мотылеваны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде. "Алга" колхозының баш бухгалтеры Рәвис Хәйруллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Нет комментариев