Шәүкәт абый Камаловнын истэлеклэре
19 ноябрь - Артиллерия гаскәрләре көне. Бу көн минем өчен дә бәйрәм. Мин хезмәт иткән полк - минометчылар полкы, - дип башлап җибәрә үзенең язмасын Шәүкәт абый Камалов. - Артиллерист булып хезмәт иткән чактагы истәлекләремне кәгазьгә төшердем. Бардыр әле СССР артиллерист-минометчылары. Полкташларыма бу мәкаләм бәйрәм сәламе булып ирешсен иде.
- Армия хезмәте, солдат тормышы турында язмалар күренгәләп тора. Солдат хезмәте җиңел түгел. Бигрәк тә беренче айлары. Сәбәбе дә гади генә. Солдат хезмәтенә алдан әзерләү юк. Мәктәпләрдәге ОБЖ (элек сугышчан әзерлек дәресе иде) дәресләре берни бирми.
Армия хезмәтенә 1955 елда алынырга тиеш идем. Чистай авыл хуҗалыгы техникумында тагын бер ел укыйсы булгач, кичектерделәр. Укып бетереп, Әтнә районының Күәм МТСында тагын бер ел эшләргә тиеш булган әле. Ләкин 1956 елның сентябрь аенда Венгриядә чуалышлар башлангач, СССРдан гаскәр керткәннәр.
1 декабрь, 1956 ел. Без, Күәмнән өч егет: Мансур Таҗетдинов, Рафаил Бариев һәм мин сәгать 3 тә, ат чанасына утырып, Әтнәгә, аннан тагын биш атка кушылып, 30 чакрымдагы "Чыпчык" станциясенә киттек. Өшедек тә инде. Солдат тормышы башланды. Кызганучы юк. Поездга утырып, Казанга килеп җиттек. Күәм халкы мамык шәлләр бәйләп, Казанга барып сәүдә итә. Менә бәхет.
Ниһаять, карантин да бетте, хәрби антны да кабул иттек. Яңа, 1957 елның 1 гыйнварында станциягә килеп, "телячий" вагоннарга төялдек. Бер атналык коры паек бирделәр. Венгрия белән СССР чигендә "Чоп" станциясендә Венгрия вагоннарына күчерделәр. Аларның тимер юллары таррак.
Вагоннары башка. Бер атна ташкүмер төтене белән ысланганнан соң Мишкольц шәһәренә килдек. Озак тотмадылар. Вагоннардан төшереп тезделәр дә, төркемнәргә аерып, тагын алып киттеләр. Бер төркем Мишкольцта калды. Будапешт шәһәрендә икенче төркемне алып калдылар.
Бу аерулар төрле частьләргә җибәрүләр булган (танк, җәяүле, артиллерия һ.б.лар). Безнең команда юлны дәвам иттереп, Австрия чигеннән 8 км ераклыктагы Сомбатхей шәһәренә килеп урнашты. Бу безнең ел ярымга соңгы тукталыш булган.
Ниһаять, атна буе сеңдергән "хуш исләр"не мунчада юып, казармага кайттык. Бу Венгия солдатлары яшәгән казарма булып чыкты. Алдан шуны языйм әле: ел ярымнан соң Украинаның Станислав (хәзер Ивано-Франковск) шәһәренә кайтып урнашкан казармалар белән чагыштырып та булмый.
Венгрия казармалары яхшы кунак өе кебекләр. Юыну, бәдрәф бүлмәләре кафель белән тышланган, коридор идәненә имән агачыннан ясалган паркет җәелгән. Шундый казарманы чиста тоту күп хезмәт тә таләп итә. Безнең культура түбән дәрәҗәдә булганга, бәдрәфтә, юыну бүлмәсендә аяк басарлык та урын калмый. Унитаз тирәләре пычрак белән тулган, кизү торучылар аларны чистартырга тиешләр.
Беренче айларда бу хезмәт авыр булды. Ярый әле солдатның ашказаны гел буш була. Ризык булса, тышка бәреп чыгар иде. Паркет идәнне пычратып, мастика белән ялтыратырга кирәк. Бу эш мәшәкатьле булса да, җирәнгеч түгел, күңелне болгатмый. Щетканы аякка бәйлисең дә, алга-артка йөртәсең. Тавык та чүпләп бетермәслек эшләр турында язып тормыйм, алар болай да бөтен кешегә билгеле.
Солдатның уе - ашау да йоклау, дигән әйтем бар. Солдатка ашау җитә, ләкин моңа күнегәсе бар шул. Венгриягә барып урнашкач, һич туеп булмый, ашыйсы килә. Кич белән солдатлар ашап бетергәч, ашханәгә йөгерәбез. Өстәлдә ипи дә, ботка, бәрәңге дә калган була. Сыпырабыз гына.
Поварлар беләләр инде, игътибар гына итмиләр. Кайвакыт үзләре дә бирәләр. Болай эшләү, әлбәттә, оят инде. Шуннан соң өч ай яңа килгәннәргә ипине өстәлләргә туйганчы ашарлык куйдылар. Ияләштек. Мәзәктәгечә, кала да башлады. Нәрсә, дисезме? Лавр яфрагы.
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев