2018 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе 29 декабрьдә төгәлләнә дә инде. Без үзебезнең "Заря" һәм "Таң" газеталарына язылган укучыларыбызга рәхмәт әйтәбез һәм язылмаганнарын активрак булырга чакырабыз.
Язылу буенча алда баручылар: район үзәге, Биләр, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Урманасты Шунталысы, Югары Татар Майнасы, Ромодан, Лебедино һәм Ялкын авыл җирлекләре.
Район газетасы - бердәнбер рәсми ышанычлы мәгълүмат чыганагы (басма форматта). Бары тик безнең газетабыз аша гына төрле файдалы игъланнар, яңалыклар һәм кирәкле рекламаны таба, районның социаль, мәдәни тормышы турында белә алачаксыз.
Нет комментариев